16+

ОРВИ һәм грипп: мифлар һәм чынбарлык

ОРВИ һәм грипп – һәр кеше диярлек очраша торган авырулар.

ОРВИ һәм грипп: мифлар һәм чынбарлык

ОРВИ һәм грипп – һәр кеше диярлек очраша торган авырулар.

Әмма әле дә бу чирләрне дәвалауга кагылышлы бик күп ялгыш фикерләр яши. Мифларны юкка чыгарыйк әле.

Миф: Теләсә нинди йогышлы чирне антибиотиклар белән дәвалап була. Чынбарлык: салкын тиюнең сәбәбен ачыкламыйча, антибиотиклар белән дәвалануны башларга ярамый. Чөнки авыруның сәбәпчесе вирус булуы ихтимал. Ә вируслар антибиотикларның йогынтысына бирешми, һәм бу очракта аларны куллану пациентның хәлен начарайтачак кына, аның инфекцияләргә каршы көрәш көчен киметәчәк һәм организмдагы файдалы бактерияләргә тискәре йогынты ясаячак.

Миф: Температура булмаса, авыру йогышлы түгел.
Чынбарлык: ОРВИ, шул исәптән грипп та, өлкәннәрдә температурасыз узарга мөмкин. Температура балаларда һәм иммунитеты түбән булган кешеләрдә ешрак күтәрелә. Шуңа күрә кеше "салкын тию" дип атаган чир вируслы авыру булырга мөмкин. Бу очракта ул шулай ук инфекция таратучы булып торачак.

Миф: Сарымсак инфекцияләрдән саклый.
Чынбарлык: Сарымсак бактерияләрнең һавадагы микъдарын киметергә мөмкин. Әмма ул инфекцияләрдән саклый дигән дәлилләр юк. Шуны истә тотыгыз: сарымсак куллану бик аз күләмдә генә файдалы. Аны күп ашау ашказаны белән проблемалар китереп чыгарырга мөмкин.

Татарстанда эпидемиологик вәзгыять тотрыклы дип бәяләнә. Грипп һәм ОРВИ белән авыручылар кимүгә таба бара. 2024 елның 12нче атнасында 12 205 кешегә шушы диагнозлар куелган, эпидемик чиктән бу 48 процентка түбәнрәк. Әмма табиблар саклану чараларыннан баш тартмаска киңәш итә.

Фото: https://www.freepik.com/


   

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading