16+

Сак булыйк: төрле депрессияләр барлыкка килә, суицидаль уйлар туа

Алкогольнең куркынычсыз дозасы юк. Аны нинди күләмдә куллансаң да, ул организмда үзгәрешләргә китерә, дип кисәтә табиблар.

Сак булыйк: төрле депрессияләр барлыкка килә, суицидаль уйлар туа

Алкогольнең куркынычсыз дозасы юк. Аны нинди күләмдә куллансаң да, ул организмда үзгәрешләргә китерә, дип кисәтә табиблар.

Шуңа күрә Яңа елның озын бәйрәмнәрендә спиртлы эчемлекләр куллануда сак булырга, ә иң яхшысы эчүдән гомумән тыелырга һәм күңел күтәрүнең башка ысулларын сайларга киңәш ителә.

Казандагы 7нче хастаханәнең Токсикология бүлеге мөдире, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш токсикологы Алия Насыйбуллина сүзләренчә, инде декабрь уртасыннан, корпоративлар башлангач ук, чикне белмичә алкоголь куллану нәтиҗәсендә хастаханәгә эләгүчеләр саны арта башлый. Ел саен вазгыять бер төрлерәк, ди ул. Бәйрәм ялларында алкоголь интоксикациясе белән кабул ителүчеләр саны, гади көннәргә караганда, 2,5-3 тапкырга арта. Иң кызу вакыт дип 2-8 гыйнвар көннәре санала. Иң куркынычы суррогатлар белән агулану, яхшы очракта бу инвалидлык белән яный, ахыры үлем белән тәмамланган очраклар да сирәк түгел,  дип сак булырга өнди табиб.

Республика клиник наркологик диспансерының баш табиб урынбасары Резедә Хаева сүзләренчә, башка айлар белән чагыштырганда, декабрь ахыры, гыйнвар башында психозлар саны да күбәя.  Ул билгеләп узганча, алкоголь нерв системасына тискәре йогынты ясый. Төрле депрессияләр барлыкка килә, суицидаль уйлар туа. Шуңа күрә алкоголь эчемлекләр, психоактив матдәләр кебек үк, теләсә-күпме күләмдә куллансаң да, стимулятор булып тора.

- Алкогольнең беренче дозасыннан соң кәеф күтәрелә. Яңа ел төне озын, бәйрәм дәвам итә. Кеше тагын бер алкоголь порциясен эчеп җибәрә, исерүнең икенче стадиясенә күчеш башлана. Кеше кискен үзгәрә, күп сөйләшә башлый, үзен ачулы, агрессив тотарга тотына. Инде шуннан соң бу халәт 3 стадиягә – агулану стадиясенә күчәргә мөмкин. Бу очракта инде кешегә медицина ярдәме таләп ителә, - дип кисәтә Резедә Хаева.

Шулай ук нарколог спирт күләме аз булган эчемлекләрнең зур градуслыларга караганда куркынычсызрак түгел икәнен ассызыклый. Кайчак алкогольле коктейльләр, сыра, әйтик, аракыга караганда токсикологик яктан зыянлырак булуы да бар. Чөнки, хуш искә, тәменә алданып, аларны күбрәк тә күләмдә кулланып җибәрү ихтималы зур. Шуңа күрә табиблар беренче чиратта сәламәтлек турында уйларга һәм иң яхшысы спиртлы эчемлекләрдән баш тартырга өнди.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading