16+

Сәламәтлек саклау өлкәсендә нинди үзгәрешләр булган?

2024 елда Татарстанда 54 фельдшерлык-акушерлык пункты, 1 табиб амбулаториясе (Казанның Борисоглебское бистәсендә), 2 поликлиника (Казанның «Салават күпере» микрорайонында һәм Түбән Камада) ачылган.

82 ФАПта, 9 табиб амбулаториясендә, 16 амбулатор- поликлиника учреждениесендә капиталь төзекләндерү булган. 

Кадрлар мәсьәләсе дә уңай якка үзгәрә. 2024 елда табиблар рәтен 320 белгеч тулыландырган , урта медицина хезмәткәрләре исәбе 500гә арткан. 

Гомумән алганда, сәламәтлек саклау тармагының төп көче узган елда профилактик эшчәнлеккә юнәлдерелгән. Бу үзенең уңай нәтиҗәләрен биргән. Ирешелгән уңышлар белән Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин йомгаклау коллегиясендә  таныштырды.
 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading