16+

Савыксын дип балалар, көн-төн эшли алар

Балалар белән эшләгәндә, вак мәсьәләләр юк. Көн дә авыру нарасыйлар белән күзгә-күз очрашкан медицина хезмәткәрләре моны яхшы аңлый.

Савыксын дип балалар, көн-төн эшли алар

Балалар белән эшләгәндә, вак мәсьәләләр юк. Көн дә авыру нарасыйлар белән күзгә-күз очрашкан медицина хезмәткәрләре моны яхшы аңлый.

Иң катлаулы чирләрне заманча җиһазлар, тәҗрибәле белгечләр һәм дарулар гына түгел, хастаханә диварларындагы рәсемнәр, табиб һәм шәфкать туташларының җылы карашы һәм сүзе, әти-әнинең бала янында булуы да дәвалый.

Республика балалар клиник хастаханәсендә боларның барысы да исәпкә алынган. 1977 елда төзелгән медицина оешмасы бүген Россиянең иң алдынгы клиникалары бишлегенә керә. Хәзерге вакытта ул Татарстанның баш педиатрия стационары булып тора, аның эшчәнлеге берөзлексез – тәүлегенә 24 сәгать, атнасына 7 көн дәвам итә. Хастаханәнең 16 корпусы 14 гектар җиргә җәелгән. Медицина ярдәме барлык юнәлешләр буенча күрсәтелә, иң тәҗрибәле табиблар биредә эшли.  Иң авыр кечкенә пациентлар шушында килеп эләгә. Моннан тыш, хастаханә республика территориясендәге барлык балалар сәламәтлек саклау учреждениеләренә дә ярдәм итә, районнарга даими медицина десантлары оештырыла. Республика балалар клиник хастаханәсенең миссиясе дә “Һәр бала турында кайгыртып” дип яңгырый.

-    Безнең кабул итү бүлеге аша ел саен 150 меңнән артык бала уза, 45 мең госпитализация үткәрелә, 13 мең тирәсе операция ясала. Хастаханәнең техник җиһазландыруы барлык дөнья стандартларына туры килә. Стационар куәте 1200дән артык ятак тәшкил итә, коллектив 2382 хезмәткәрдән тора, - дип сөйләде Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибының оештыру-методик эшчәнлек буенча урынбасары Әлмира Мостафаева.

Әти-әни өчен баласының чирләвеннән дә авыррагы юк. Әмма чир сорап, ишек шакып керми, билгеле. Шулай да кайчак нарасыйлар белән бәйле күңелсезлекләрне читлтеп тә үтәргә мөмкин булыр иде.  Нәкъ менә олыларның нарасыйларына карата игътибарсызлыгы, күз-колак булмавы аркасында ел саен меңләгән бала җәрәхәт ала, һәлак була.

-    Татарстанда, Россиядә җәрәхәтләнгән, үлгән балалар санын бермә-бер киметергә мөмкин булыр иде. Нәкъ менә Республика балалар клиник хастаханәсе әти-әнисе игътибарсызлыгы аркасында чактан гына батып үлмәгән, тәрәзәдән егылып төшкән, машинада куркынычсызлык җиһазларын кулланмыйча, әти-әнисе белән юл-транспорт һәлакәтенә очраган  балаларны кабул итә. Шулай ук биредә өстенә кайнар су түгеп пешүчеләр, кыш көне шартлаткычлар белән мавыгучылар да бар. Ата-аналарның бу мәсьәләдә җаваплылыгын арттырырга кирәк, - ди Татарстан Премьер министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Республика балалар клиник хастаханәсенең баш табибы Айрат Зыятдинов билгеләп үткәнчә, республикада бишенче ел «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты чаралары гамәлгә ашырыла. Балалар сәламәтлеген яхшырту һәм сабыйлар үлемен киметү төп бурычларның берсе булуын ассызыклады ул. Республикада моңа зур игътибар бирәләр – яңа объектлар ачыла, заманча технологияләр гамәлгә кертелә.

Мәгълүм булганча, нәкъ сабыйлар үлеме белән бәйле сан гомер озынлыгы күрсәткечләренә зур йогынты ясый. Бүгенге көндә көтелгән яшәү дәвамлылыгын 75,3 елга җиткерә алганнар.

-    Татарстанда 2024 елның беренче яртыеллыгында исән туган 1000 сабыйга 2,6 үлем туры килә.  Яңа туган балалар үлеме күрсәткече республикада Идел буе федераль округы буенча иң түбәннәрнең берсе, - ди Айрат Зыятдинов.

Республика балалар клиник хастаханәсенең бүгенге көндә төп проекты дип баш табиб балалар трансплантологиясе хезмәте барлыкка килүен атады.  Хастаханә базасында онкологик чир белән авырган 10 балага сөяк миенең аутоген трансплантациясе үткәрелгән, шулай ук 15 яшьлек кызга бөер трансплантациясе үткәрелгән.

-    Безнең максатлар – сөяк миенең аллоген трансплантациясен кертү һәм тулы куәткә чыгып, елына 25 трансплантациягә кадәр үткәрү. Шулай ук бөер трансплантациясен үткәрүне дәвам итү һәм бавыр трансплантациясен үткәрүгә әзерләнү, - дип планнары белән уртаклашты Айрат Зыятдинов.

Шулай ук баш табиб билгеләп үткәнчә, балалар сәламәтлек саклау өлкәсенең төп бурычлары арасында үсмерләр сәламәтлеген саклау өстенлекле урын алып тора. Соңгы биш елда гына алар арасындагы чирләр 10 процентка арткан. Иң таралганнары – сулыш органнары, күз, ашкайнату, сөяк-мускул, эндокрин система авырулары. Айрат Зыятдинов аларны системалы күзәтүгә алу мөһимлеген ассызыклады. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading