16+

Шикәр авыруын булдырмый калу мөмкинме?

Татарстан Иҗтимагый палатасында беренче типтагы шикәр авыруы белән авырый торган балалар проблемалары хакында сөйләштеләр Авыруны берәү дә сорап алмый. Балалар авырса икеләтә дә кыен. Бигрәк тә ул авыруны дәвалап булмавын белгән очракта...

Шикәр авыруын булдырмый калу мөмкинме?

Татарстан Иҗтимагый палатасында беренче типтагы шикәр авыруы белән авырый торган балалар проблемалары хакында сөйләштеләр Авыруны берәү дә сорап алмый. Балалар авырса икеләтә дә кыен. Бигрәк тә ул авыруны дәвалап булмавын белгән очракта...

Укытучыларга аңлату җитми
Шикәр авыруының нинди чир икәнен аңлатып тору кирәкмидер. Олы кешеме авырыймы, баламы – авыру һәрдаим канындагы шикәрен тикшереп торырга, ашаган ризыгының гликемия күләмен исәпләргә шуңа бәйле рәвештә, инсулин ясарга тиеш. Әгәр дә канда глюкоза тиешледән кимрәк була икән, кеше комага китәргә мөмкин. 

Ә 6-7 яшьлек балага моны ничек аңлатасың? Өйдә булганда аны әти-әни контрольдә тотарга мөмкин. Ә мәктәптә укучыга нишләргә?
Канда глюкозаны тикшерә торган махсус датчиклар бар. Аны беләккә куялар, кушымтаны смартфонга урнаштыралар һәм телефон ярдәмендә генә дә, глюкометр кулланмыйча, кандагы шикәрнең күләмен карарга була.

Әмма 1 сентябрьдән алып мәктәпләрдә укучыларга телефоннар куллану тыела. Инвалид балаларның әти-әниләре бөтенроссия оешмасының төбәк бүлегенең Шикәр диабеты юнәлеше буенча координаторы Ригина Садыйкова фикеренчә, укытучыларның күбесе диабет хакында белми һәм бала смартфоны ярдәмендә гликемиясен тикшерергә теләсә, аңлашылмаучанлыклар килеп чыгарга мөмкин. Шуны истә тотып, Ригина ханым укытучылар өчен диабетиклар хакында күбрәк мәгълүмат җиткерергә һәм аларга махсус курслар оештырырга тәкъдим итә.

– Диабет – бик җитди авыру. Чирне без дә, балаларыбыз да сайлап алмый. Укытучылар андый авыру балаларның хәленә керә белсен иде, – ди Ригина Садыйкова. 

Моннан тыш, диабет белән авыручы балаларга смартфоннар куллану мөмкинлекләре булдырырга кирәк, ди ул.
Соңгы 40 елда дөньяда шикәр авыруы белән чирләүчеләр саны 4 тапкырга арткан. Моның сәбәбен табиблар стресс, дөрес тукланмау һәм симезлектән күрә.

Чирен яшергән – үлгән
Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Андреева сүзләренчә, проблема авыру балалар тәрбияләүче әти-әниләрнең үзләрендә дә бар. Чөнки аларның шактые баласының авыруын яшереп калырга тырыша.
– Бу мәсьәлә буенча ике яклы сөйләшү булырга тиеш. Әти-әниләр курыкмасын, оялмасын. Шул очракта укытучылар белән конфликтлар булмаячак, – дигән фикердә ул.

Ригина Садыйкова исә балага диагноз куелып, хастаханәдән чыкканнан соң укытучыларны, мәктәп администрациясен баланың шикәр авырулы икәнен кисәтү таләп ителгәнлеген искәртте.

“Миңа калса әти-әниләр үзләрен аңламаслар дип курка. Укытучылар өчен әзерләнәчәк курста бу хакта да сөйләргә кирәк. Чишелә торган мәсьәлә”, – ди үзе дә шикәр диабетлы бала тәрбияләүче ана.

“Әлифба” шәхси мәктәбе директоры Дилә Шакирова сүзләренчә, әти-әниләр өчен дә, укытучылар өчен дә бу зур проблема.
– Бу очракта авыру балалар телефонсыз була алмый, ә сәламәтләре, нишләп аңа смартфон кулланырга рөхсәт итәсез, дип сорый. Әле уку елы башланды гына... Миңа калса, сәламәт балалар авыруларга ярдәм итәрлек шартлар тудырырга кирәк, – ди Дилә Шакирова.

Быел +106
Утырыш вакытында 2011 елдан алып “Шикәр диабеты” федераль программасы эшләмәвен һәм авыруларның тиешле дәрәҗәдә тест тасмалар, инсулин помпасы өчен кирәк-ярак белән тәэмин ителмәве дә ачыкланды.

Бу бик кыйммәтле әйберләр һәм барлык гаиләләр дә балаларын алар белән тәэмин итә алмый. Узган ел гына да Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә йөзләп мөрәҗәгать килеп ирешкән. Мәсьәләне чишәр өчен өстәмә финанслау сорала.
Республика балалар клиник хастаханәсенең мөдир табиб эндокринологы Мария Шәйдуллина сүзләренчә, республикадагы үсмерләрнең якынча 7 проценты аларның пациенты исәпләнә.

– Соңгы ике елда эндокринология белән бәйле авырулар кимеде дияргә була. Чөнки безнең көчләребез коронавирус инфекциясе белән көрәшкә юнәлдерелгән иде һәм авыруларны ачыклау белән шөгыльләнеп булмады. Әмма шикәр авыруы очраклары үсүен дәвам итүен билгеләп үтәргә кирәк. Бигрәк тә үсмерләр арасында. 2014 елда бездә шикәр авырулы 750 пациент булса, 2022 елның 1 гыйнварына 1479 кеше исәпләнгән, – диде Мария Шәйдуллина. 
2022 елда беренче типтагы шикәр авыруыннан тагын 106 баланың интегүе ачыкланган. Ә стресс, сыйфатсыз ризык, аз хәрәкәтләнү бу саннарны тагын үстерә генә барачак...

Нәтиҗә
Утырышта укытучылар өчен диабет буенча махсус курслар әзерләргә, балалар белән сөйләшүләр алып барырга дигән нәтиҗә ясалды.
Моннан тыш, авыру балалар тәрбияли торган әти-әниләр мөрәҗәгать итә алсын өчен бердәм сервис булдыру идеясе дә яңгырады.

Фото: https://unsplash.com/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading