16+

Сәламәт яшәү культурасы бездә дә барлыкка килер дип өметләник

Сәламәтлек һәр кеше өчен мөһим өлкәләрнең берсе. Иртәме, соңмы барыбыз да медицина хезмәткәрләре белән очраша, хастаханә юлын таптый.

Сәламәт яшәү культурасы бездә дә барлыкка килер дип өметләник

Сәламәтлек һәр кеше өчен мөһим өлкәләрнең берсе. Иртәме, соңмы барыбыз да медицина хезмәткәрләре белән очраша, хастаханә юлын таптый.

Шуңа да бушлай, сыйфатлы медицина ярдәме алуга гарантияне Конституция белән ныгыту мөһим. Төп законга медицинага кагылышлы кергән үзгәрешләр 71, 72 һәм 132 нче маддәләрдә әйтелгән.

Конституциядәге үзгәрешләр буенча медицинаны һәркем куллана алырлык кына түгел, сыйфатлы итү күздә тотыла. Кешегә тиешле дәвалау ысуллары тәкъдим ителми икән, бу төп законны бозу булып саналачак. Бу исә халык, дәүләт алдында да башка төрле җаваплылык дигән сүз.
Закондагы үзгәрешләр авыл җирендәге медицинага да кагыла. Авыл табиблары шәһәрдәге коллегаларыннан ким яшәргә тиеш түгел. Салаларда медицинаны үстерүгә аз игътибар бирелми анысы. ФАПлар төзелә, сырхауханәләр төзекләндерелә. Фельдшер-акушерлык пунктларының матди-техник базасын ныгыту, андагы шартларны яхшырту буенча бик күп эшләр башкарыла. Авыл җирендәге медицина хезмәткәрләренең үзләренә генә чират җитмәгән иде бугай. Конституция нигезендә аларны торак белән тәэмин итү, ташламалар, социаль пакет бирүләр каралган. Медицина оешмаларына хезмәткәрләр әзерләүгә аерым игътибар биреләчәк. Югары уку йортына кабул итү таләпләре үзгәрәчәк. Максатчан программа нигезендә укыган студентлар урыннарында тиешле срокны эшләргә мәҗбүр булачаклар.

Тагын бер мөһим мәсьәлә – сәламәт яшәү рәвешен алып бару. Табиблар тырышлыгы белән аякка баскан, авыруны җиңгән кешеләр бар. Тик хәлләре җиңеләйгәч, алар кабат үз тормышлары белән яши башлыйлар, табиб киңәшләрен тотмыйлар, дөрес туклануга игътибар бирмиләр. “Халыкны сәламәт яшәргә өйрәтү мөһим”,– ди табиблар. Бу күп кенә авыруларны кисәтергә ярдәм итәчәк. Конституциядә бу хакта ачыктан ачык әйтелгән. Төп законда әйтелгән сүзләргә халык та колак салмый калмас. Сәламәт яшәү культурасы бездә акрынлап барлыкка килер дип өметләник.


Марат Садыйков, Татарстанның Сәламәтлек саклау министры:
Конституциягә үзгәрешләр кертүдә сәламәтлек саклау өлкәсендәге үзгәрешләр турында сүз барганда халыкның гомер озынлыгын арттыру һәм сәламәтлекне кайгырту – төп бурычларның берсе. Медицина ярдәме вакытында һәм һәр кеше теләгән вакытта булырга тиеш дигән сүзләрдә шигем юк. Медицинадан теләгән чакта файдаланырга мөмкин булуны Конституциядә ныгыту гражданнарның хокукларын тәмин итү гаранты булып тора. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, җәмгыятьне сәламәт итү халыкта дөрес туклану, сәламәт яшәү культурасын булдыруга басым ясау да минемчә, бик дөрес. Бу кешедә сәламәтлегенә карата җаваплылыкны арттыра. Авыруларны мөмкин кадәр иртәрәк ачыклау, үлем очракларын киметү – болар барысы да гомер озынлыгын арттыра торган нәрсәләр. Кеше беренче чиратта сәламәтлегенә карата игътибарлы булсын иде.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading