16+

Табиб Илдус Лотфуллин: "Ковид белән авыручылар саны кинәт түгел, әкренләп үсәр"

Казан дәүләт медицина академиясенең педиатрия һәм неонатология кафедрасы доценты, Казанның беренче балалар хастаханәсенең педиатрия бүлеге мөдире Илдус Лотфуллин инстаграм битендә коронавирусның икенче дулкыны булырмы-юкмы дигән фаразларга үзенең фикерен җиткерә.

Табиб Илдус Лотфуллин: "Ковид белән авыручылар саны кинәт түгел, әкренләп үсәр"

Казан дәүләт медицина академиясенең педиатрия һәм неонатология кафедрасы доценты, Казанның беренче балалар хастаханәсенең педиатрия бүлеге мөдире Илдус Лотфуллин инстаграм битендә коронавирусның икенче дулкыны булырмы-юкмы дигән фаразларга үзенең фикерен җиткерә.

«Икенче дулкын» төшенчәсе грипп белән аналогиядән килә: 100 ел элек булган «испанка» өч дулкын булып килгән. Аның икенче дулкыны иң куркыныч булган.
Ковид та шулай булачакмы? Бу шикле. Беренчедән, ковид – сезонлы инфекция түгел. Икенчедән, "испанка" дөньяны хаос биләп алган Беренче бөтендөнья сугышы елларына туры килгән. Өченчедән, пандемияләрнең авырлыгы кешеләрнең әзерлегеннән дә тора. 1997 елда американнар «испанканың» грипп H1N1 икәнлеген исбатлады. Бу төр грипп 2009 елда яңадан кабатланды, ләкин "испанка" кебек коточкыч булмады ул.Соңгы вакытта БСОның аерым экспертлары, ковидның икенче глобаль дулкыны булмаячак, дип фараз кылды, бары тик аерым локаль күтәрелешләр генә күренәчәк. Мондый локаль күтәрелешләр бүген Бөекбританиядә, Австралиядә, Алманиядә, Испаниядә бар.
Ковид глобаль дәрәҗәдә арта башласа да, аның үсеше әкрен, озакка сузылган булачак. Авыручылар саны кинәт түгел, әкеренләп үсәр, үлүчеләр дәрәҗәсе дә чагыштырмача ким булыр, дип әйтелә. Бу аерым кешеләрнең һәм медицина системасының ковидка әзер булуы белән аңлатыла.
Күпләр ковидны вакыт үтү белән нинидидер бер фонга әйләнәчәк дип уйлый иде. Шул фараз дөрескә чыга, ахрысы. Ковид бер яктан тулысынча юкка чыкмыйча, икенче яктан, бик каты баш күтәрмичә дәвам итә торган озак вакытлы бер проблемага әйләнәчәк.

Бу прогнозга ко-инфекцияләр катышырга мөмкин. Ковид грипп башлану белән нишләр? Гадәти ОРВИлар, пневмонияләр башлангач, нәрсә булыр? Безнең хастаханә ел саен ноябрь-гыйнварьдә пневмония белән тула, урыннар калмый. Быел ковид өстенә туры килгәч, ничек булыр? Бу ел сезне грипптан вакцина куярга өндим!
Апрельдә булган изоляцияне локдаун дип атыйлар (аңа «карантин» дию дөрес түгел). Коточкыч зарар китерде ул икътисадка. Аналитика аның кабатлануын гадәти кешеләр дә, сәясәтчеләр дә теләми, дип әйтә. Бүген кешеләр кыска һәм локаль локдаунга гына әзер (мәсәлән, бер мәктәптә яки заводта гына).
Дөреслекне вакыт күрсәтер. Болар гипотеза гына әлегә”,
– дип язган ул.

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Ковид отступает, новых больных у нас всё меньше. Что дальше? Вторая волна? А почему мы говорим о второй волне? Предположение возникло по аналогии с гриппом: бушевавшая 100 лет назад "испанка" протекала в три волны, самой тяжёлой из которых была именно вторая. Но правильно ли переносить это на ковид? Во-первых, ковид – не сезонная инфекция. Во-вторых, волны испанки были связаны с тяжелой социальной ситуацией: шла Первая мировая война, в мире царил хаос. В-третьих, много чего зависит от нашей готовности. Проведенный американцем Йохан Халтиным в 1997 году анализ жертв испанки показал, что это был грипп H1N1. Он повторялся в 2009 году, однако катастрофы, сравнимой с испанкой, не было. Отдельные представители ВОЗ и некоторые эксперты выдвигают предположение, что второй волны ковида не будет. Он станет фоном с периодическими локальными пиками. Такие вспышки ковида сегодня есть в Британии, Австралии, Германии, Испании. Предполагают, что даже если случится повторный глобальный подъем ковида, он будет не похожим на волну. Мы можем увидеть постепенный рост зараженных людей, с меньшей смертностью. Это связано с тем, что люди готовы к мерам профилактики, а система здравоохранения – к лечению ковида (в отличие от марта-апреля 2020). Как предсказывали многие, ковид станет фоном. Эти в целом оптимистичные прогнозы могут разрушить коинфекции. Как поведет себя ковид, когда он будет сочетаться с гриппом, с ОРВИ, обычными пневмониями? Ежегодно в ноябре-январе наша больница переполнена пневмониями. Что будет в этом году, когда фоном будет стоять ковид? Настоятельно рекомендую всем в этом году привиться от гриппа. По мировым публикациям видно, что никто не хочет повторения локдауна (наше сидение дома в апреле 2020 г. было не совсем «карантином», правильнее – «локдаун»). Экономический и социальный ущерб от него был колоссальным. Максимум, на что сегодня согласны люди и политики – локальные кратковременные ограничения: например, в отдельной школе или заводе. Время покажет. Пока это гипотезы.

Публикация от Ильдус Лутфуллин (@ilduslutfullin)

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading