16+

Тартуны ничек ташларга

Татарстанда халыкның 45-55 проценты тәмәке тарта. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, илдә үпкә рагыннан үлүчеләрнең – 90, сулыш юллары авыруларыннан вафат булучыларның – 75, йөрәк ишемиясеннән үлүчеләрнең 25 проценты нәкъ менә тәмәке тарткан. Тәмәке тартырга яратучы кешеләрдә стенокардия – 13, ашказаны җәрәхәте 10 тапкырга күбрәк очрый. 21 ноябрь – Халыкара тәмәкедән баш тарту көне уңаеннан белгечләр төтенләтү гадәтенең зыяны турында сөйләде.

Тартуны ничек ташларга

Татарстанда халыкның 45-55 проценты тәмәке тарта. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, илдә үпкә рагыннан үлүчеләрнең – 90, сулыш юллары авыруларыннан вафат булучыларның – 75, йөрәк ишемиясеннән үлүчеләрнең 25 проценты нәкъ менә тәмәке тарткан. Тәмәке тартырга яратучы кешеләрдә стенокардия – 13, ашказаны җәрәхәте 10 тапкырга күбрәк очрый. 21 ноябрь – Халыкара тәмәкедән баш тарту көне уңаеннан белгечләр төтенләтү гадәтенең зыяны турында сөйләде.

Альберт Сигал, Республика клиник онкология диспансерында онколог-табиб:
– Татарстанның онкология диспансерына ашказаны, сулыш юллары авырулары белән эләккән ун кешенең тугызы тәмәке тарта. Статистика буенча, ел саен диспансерга үпкә рагыннан 1500 кеше килә. Бу сан алга таба тагын артыр, мөгаен. Сәламәтлек саклау министрлыгы әлеге мәсьәләгә зур игътибар бирә бирүен. Хәзерге вакытта илкүләм проектлар нигезендә, Татарстанда онкология авыруларын беренчел стадияләрдә ачыкларга мөмкинлек биргән үзәкләр эшли. Кайбер кеше электрон сигаретларның зыяны юктыр дип уйлый. Әмма бу, тәмәке тарткан кебек үк, организмга начар тәэсир итә. Төтен барыбер үпкәгә үтеп керә бит.

Алина Бурчагина,
Казанның 16нчы хастаханәсендә пульмонология үзәге табибы, әйдәп баручы пульмонолог:

– Тәмәке тарту рак кына китереп чыгара дип уйлап ялгышалар. Тәмәке тарту аркасында бик күп башка авырулар да килеп чыга. Кызганыч, билгеләре тора-бара гына ачыклана. Тәмәке тартуның кан тамырларына, йөрәккә зыяны бар, кан куе­ра, тромблар барлыкка килә, хәтта аяксыз калу куркынычы да яный. Куерган кан исә инсульт, инфарктка китерер­гә мөмкин. Тәмәкенең зыя­ны тартучыга гына түгел, янәшәдә булган тәмәке тартмау­чы кешегә дә бар.

Илья Трубин,
«Общее дело» төбәк иҗтимагый оешмасында үсеш бүлеге җитәкчесе:

– Соңгы елларда балалар, үсмерләр арасында снюслар киң таралды. Күп­ләр моны тәмәке дип кабул да итми, әмма бу – бик куркыныч матдә. Бер сигаретта 1 мг. никотин булса, снюсның бер дозасында ул 50дән 100 мг.га кадәр җитә. Кыскасы, бер снюс өч пачка сигаретка тиң. Балаларның, гадәттә, 60 килограмм­га кадәр авыр­лыкта икәнен исәпкә алсаң, снюс куллану хәтта үлемгә китерергә дә мөмкин. Кызганыч, Киров өлкәсендә шундый бер очрак теркәлде дә инде. Безгә Татарстандагы мәктәп укытучылары, әти-әниләр снюслар белән көрәштә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Без исә бу мәсьәләдә Министрлар Кабинетына снюслар сатуны тыю турында тәкъдим белән чыгарга җыенабыз. Кызганыч, хәзер бу матдәләрне бөтен кибетләрдә сатып алырга була. Әлегә снюс сату канун тарафыннан тыелмаган.

Галимҗан Шакирҗанов,
Республика наркология диспансерында профилактика кабинеты мөдире:

– Бала тәмәке тартмасын ди­сәң, әти-әни бу мәсьәләдә үзе үрнәк күрсәтергә тиеш. Берсендә миңа 16 яшьлек егет мөрәҗәгать итте. Тәмәке тартуны ташларга тели. Баксаң, өч яшеннән тарта икән. Әтисенең диванга ятып тәмәке төтененнән боҗралар ясаганын күреп, кызыга торган булган. Шулай төпчекләр тартудан башлаган гадәтеннән хәзер дә арына алмый. Әти-­әниләр бала өчен Ходай кебек бит. Балалар яхшылыкка да, начарлыкка да олылардан күреп өйрәнә. Япь-яшь кызлар тәмәке тарта, аяк киемнәре тишелеп беткән була. Бер кап тәмәке тартучы кеше, бер кабы 100 сум дип алсак, елына 36 меңлек тәмәке тарта. Ә бу акчага ничә туфли алырга булыр иде бит! Тәмәке тартучының йөрәгенә дә бик зур авырлык килә.

Галимҗан Шакирҗановтан тәмәке тартуны ташлау өчен киңәшләр
Иң башта теләк кирәк. Аннары тәмәке тартуны ташлыйм, дип, үзеңә максат куегыз.
Бер кәгазь битенә тәмәке тартуның уңай һәм тискәре якларын санап чыгыгыз. Шулай ук тәмәке өчен киткән акчаны да исәпләп чыгарыгыз.
Лев Толстойның «Юность» повестен укырга киңәш итәм.
Гаиләдә тәмәке тартучылар булганда, бу начар гадәттән арынуы авыррак.
Йоклар алдыннан ике сигаретны бер-бер артлы ахырга кадәр тартып бетерергә кирәк. Аннары бүлмә температурасындагы бер стакан кайнаган суга кашык очында гына сода салып болгатасың да шул суны эчәсең, йокларга ятасың. Икенче көнне йокыдан торгач, тагын бер стакан содалы су ясап эчәргә кирәк.
Кесәдә бер сынык сигарет салынган тәмәке кабы йөртегез. Гадәттә, тартучы кеше рефлекс буенча кесәсен капшый, тәмәке эзли. Сынык сигарет үзегезне тыеп калырга ярдәм итәр.
Тәмәкене кинәт ташларга ярамый дигән сүзләр дөрес түгел.
Тәмәкене ташларга теләгән кеше белгечләргә мөрәҗәгать итә ала.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тэмэкене ташлау очен, тартасы килгэн саен ваннага керэсен ( иртэ кич) кондэ салкын су бн 1 чилэк коенасын.

    • аватар Без имени

      0

      0

      тэмэкеэне ташлар алдыннан хэмер хэм кэхвэ эчуне ташларга, шуннан сон, ан,лап , телэп итеп иртэ белэн 1 сагат тартмыйча торасыз, аннары тагы бер сагат, аннары тагы... шулай ярты кен , бер кен, ике кен, эч кен... туктамаска гона шул уеннан, хэм бик ж,ин,ел килеп чыга

      Мөһим

      loading