16+

Татарстанда ИВЛ аппаратларына авыр хәлдәге 71 хаста тоташтырылган

- Хәзерге вакытта республикада хастаханәләрдә авыруларны дәвалау өчен җитәрлек күләмдә урыннар булдырылган. - Бу яктан хафаланырга кирәкми, - диде “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары - Казан шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков.

Татарстанда ИВЛ аппаратларына авыр хәлдәге 71 хаста тоташтырылган

- Хәзерге вакытта республикада хастаханәләрдә авыруларны дәвалау өчен җитәрлек күләмдә урыннар булдырылган. - Бу яктан хафаланырга кирәкми, - диде “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары - Казан шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков.

 

 Татарстанда 71 авыру үпкәләрнең ясалма вентиляциясе аппаратларына тоташтырылган, биредә шунысы игътибарга лаек, әлеге җайланмага тоташтырылган авыруларның барысы да коронавируслылар түгел, боларга - сулыш алу органнары белән проблемалары булган кешеләр дә керә.

"ИВЛда бездә нибары 71 пациент кала, болар барысы да "авыр" пациентлар", - дип шәрехләде Жаворонков.

Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы өстәп әйткәнчә, хәзерге вакытта республикада җитәрлек күләмдә дәвалану өчен урыннар бар. Медицина хезмәткәрләре пациентларны, даруларны урнаштыру буенча урын җитмәү белән бернинди проблемалар да кичерми.

Татарстан обсерваторларында 220 дән артык кеше күзәтү астында кала

Гарәп Әмирлекләреннән, Бангкок, Бишкек, Бангладеш, Дели, Ташкент, Вьетнам һәм Индонезиядән кайтканнарның үзбикләнүе 24 июньнән 1 июльгә кадәр барачак.

Татарстанда тәүлегенә 2,9 меңнән артык кеше үзен Covid-19ка сынап карады

Республикада барлыгы 260 меңнән артык тест ясалды.

- Татарстанда тәүлегенә 2,9 меңнән артык кеше яңа коронавирус инфекциясен ачыклау өчен тест ясаткан, диде ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Тәүлек эчендә COVID-19ны билгеләү өчен ПЦР-диагностика ысулы белән 2927 тикшерү үткәрелде», - дип тә билгеләп үтте ул.

Авдонина сүзләренчә, шулай ук республикада барлыгы 260 мең тест ясалган Бүгенге көнгә 100 мең кешегә 118 тест узу каралган.

14 мең кеше үз иреге белән төрле медицина оешмаларында коронавируска каршы тест тапшырган

- Республикада бүген коронавирусны ачыклау өчен 18 лаборатория бар, ә 9 оешма - коронавируска каршы антитәнгә анализ ясый. Алар барысы да бердәм базада, һәм көн саен аңа барлык нәтиҗәләрне кертеп баралар.

Авдонина сүзләренчә, 14 мең үткәрелгән тикшеренүнең 5%се коронавируска каршы торучанлыкны, ягьни G иммуноглобулины булуын күрсәткән.

- Без һәр очрак турында да беләбез, бу мәсьәлә тулы контрольдә,- дип йомгаклады спикер, - ягьни коронавируска уңай тест күренә икән, ул оператив рәвештә безгә хәбәр ителә.

Лилия ГАЙНУЛЛИНА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading