16+

Татарстанда коронавирус белән авыручылар турындагы хәбәрләр - фейк

Төнлә Казан буйлап вертолет ярдәмендә дезинфекциялиләр икән, дигән хәбәр - ялган

Татарстанда коронавирус белән авыручылар турындагы хәбәрләр - фейк

Төнлә Казан буйлап вертолет ярдәмендә дезинфекциялиләр икән, дигән хәбәр - ялган

«Бүген 23:00тән алып, иртәнге 5:00гә кадәр дезинфекцияләү максатыннан, вертолетлардан дару сиптереләчәк, тәрәзәләрегезне һәм балконнарыгызны ябып куегыз,  урамда 23: 00дән соң йөрмәгез. Моны хәрби частьтан хәбәр иттеләр», ватс апп аша таралган әлеге хәбәр Казан халкын тәмам аптырашта калдырды. Бер хезмәттәштән икенчесенә күчте, балалар бакчасына, мәктәпләргә йөрүче балалар әти-әни төркемнәренә дә килеп җитте бу.

Мессенджерларда, шулай ук 245 татарстанлы «таҗлы вирус» белән чирли, дигән хәбәр дә бирелде.

«Коронавируска каршы көрәш штабы» әлеге мәгълүматны кире какты. Таратылган хәбәрләрдә Саба, Теләче, Арча районнарында һәм Казанда авырулар буенча саннар да күрсәтәләр. Янәсе, 180 авыру бар икән инде.

Болар барысы да ялган һәм сафсата, ди Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading