16+

Татарстанда онкология белән авыру соңгы 10 елда 23 процентка арткан

Татарстанда онкология белән авыру соңгы 10 елда 23 процентка арткан. Бу хакта республика онкодиспансерының нәтиҗәлелеген бәяләү бүлеге мөдире, Идел буе федераль округының онкология учреждениеләре ассоциациясе директоры, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече-онкологы Эдуард Нагуманов сөйләде.

Татарстанда онкология белән авыру соңгы 10 елда 23 процентка арткан

Татарстанда онкология белән авыру соңгы 10 елда 23 процентка арткан. Бу хакта республика онкодиспансерының нәтиҗәлелеген бәяләү бүлеге мөдире, Идел буе федераль округының онкология учреждениеләре ассоциациясе директоры, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече-онкологы Эдуард Нагуманов сөйләде.

«Соңгы 10 елда Татарстанда яман чир белән авыру 23%ка артты. Шул ук вакытта үлем күрсәткече якынча шул ук дәрәҗәдә калган. Ягъни сәламәтлек саклау системасы үз ресурсларын, эш нәтиҗәлелеген арттыра һәм шул ук вакытта үлем очракларын тоткарлый. Әмма монда бик күп нәрсә кешенең үзеннән, аның үз сәламәтлегенә мөнәсәбәтеннән тора ", - диде Нагуманов матбугат конференциясе барышында.
Ул билгеләп үткәнчә, республикада рак табылган һәр дүртенче кеше вафат була.

"Һәм менә ел дәвамында үлгән һәр дүртенче кешенең үзенең тормышка булган мотивациясе безгә бик үк аңлаешлы түгел. Мөгаен, бу аерым, бәлки, фәнни тикшеренү һәм фикер алышу темасыдыр. Әмма кешенең ни өчен хәтта симптомнар булган очракта да табибларга бармавы бик үк аңлашылмый ", - дип билгеләп үтте спикер.

Белгеч сүзләренчә, бүген һәр 33нче кеше яман чир белән исәпта тора. Ел саен яман шеш авыруы билгеләре булган 16 меңнән артык кеше ачыклана. Ел башыннан Татарстанда дәвалану узарга тиешле 1 меңнән артык кеше онкология хезмәтенә мөрәҗәгать итмәгән әле, дип күрсәтте спикер.

Диспансеризация үтү программалары кысаларында яман шеш 80 процент очракта башлангыч стадияләрдә ачыклана. Бу тулысынча дәвалану һәм инвалидлыкка чыкмыйча, озак яшәүне аңлата.
Иң зур үсешне күрсәткән онкологик авырулар арасында - тире рагы, колоректаль рак санала. Алар 40 процентка арткан. Хатын-кызларның җенес органнары яман шеше һәм ир-атларда мәни бизе рагы якынча 20% ка күбәйгән. Бу төркемнәр арасында исән калу очраклары да арткан.

"Мин сәламәтлек саклау учреждениеләренә барырга, грипптан вакцинация узарга һәм диспансеризациядә катнашырга киңәш итәр идем.  18 яшьтән өлкәнрәк кызларга аналык муентыгының яман шешләрен ачыклау өчен скрининг кирәк, 40 яшьтән 75 яшькә кадәрге хатын-кызларга - сөт бизләренә, ир-атларга 45 яшьтән башлап беренчел мәни бизләренә скрининг ясатырга кирәк. 40 яшьтән 64 яшькә кадәрге барлык кешеләргә туры эчәклекне тикшертергә кирәк, 65 яшьтән 75 яшькә кадәр яшерен кан өчен тикшеренү таләп ителә ", - дип белдерде.

Лилия ГАЙНУЛЛИНА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading