16+

Әти-әниләр колагына: балалар гинекологына мөрәҗәгать итәргә оялмагыз

Кыз балалар 3 һәм 6 яшьтә гинеколог тикшерүе узарга тиеш. Пациент бернинди зар белән мөрәҗәгать итмәсә дә, 14 яшьтән башлап һәр үсмер кызга ел саен гинекологка күренү кирәк.

Әти-әниләр колагына: балалар гинекологына мөрәҗәгать итәргә оялмагыз

Кыз балалар 3 һәм 6 яшьтә гинеколог тикшерүе узарга тиеш. Пациент бернинди зар белән мөрәҗәгать итмәсә дә, 14 яшьтән башлап һәр үсмер кызга ел саен гинекологка күренү кирәк.

Республика балалар клиник хастаханәсенең югары категорияле табиб-акушер гинекологы, табиб-онколог Лилия Хәйруллина әти-әниләргә шундый киңәш бирә. 


–  Проблемалар бик күп һәм аларның таралуы кызларның яшенә бәйле, – ди белгеч. – Күпчелек проблемалар үсмерләрдә менструаль циклның бозылуы, яисә киресенчә, аның булмавы белән бәйле. Шулай ук яман шеш һәм киста үсү очраклары да беренче урынга чыга. Шулай ук ялкынсыну авырулары, үсеш буенча кимчелекләр, сөт бизләре авырулары белән мөрәҗәгать итүчеләр дә бар.

– Иртә җенес өлгерүе дигәндә, күз алдында нәрсә тотыла?
Вакытыннан алда (кызлар өчен – 7-8, ә малайларда 9 яшькә кадәр) икенчел җенес билгеләре формалаша башлау халәте иртә җенес өлгерүе яки вакытыннан алда җенес өлгерүе дип атала.

– Моны заманга хас тайпылышлар дип әйтеп буламы?
– Заманча тенденциягә дә кертергә мөмкин. Чөнки хәзерге вакытта пубертат (җенси өлгереш) буенча сизелерлек үзгәрешләр булды. Социаль өлкәдәге үзгәрешләр, шулай ук экологиянең йогынтысы, азык-төлек рационындагы үзгәрешләр (фастфудлар, хот-дог, кока-кола һәм башка шундый продуктлар нык калорияле, чөнки аларда май һәм шикәр күп) балаларның иртә өлгерүенә китерә. Җитмәсә, моңа мәктәптәге программаларның катлаулы булуы, уку йөкләнеше, мәгълүматны үзләштерү өчен вакыт җитмәү бала өчен эмоциональ яктан зыян китерә торган факторлар булып тора. Болар барысы да йокыга һәм саф һавада йөрү өчен вакытның җитмәвенә, физик активлыкның кимүенә китерә, баланың организмына начар йогынты ясый.

– Балаларның иртә өлгерешенә тәэсир итә торган авырулар да юк түгелдер.
– Болар, беренче чиратта – йогышлы авырулар. Әйтик, менингит, энцефалит, баш мие имгәнүләре, эндокрин авырулар һәм тумыштан килгән чирләрне шулар рәтенә кертергә мөмкин. Шулай ук радиацион нурланышны да телгә алмыйча булмый.

– Әлеге факторлар баланың үсешендә дә чагылыш табадыр?
– Иртә өлгереш симптомнары барлыкка килгән очракта, без баланы рентгенга җибәрәбез. Биредә, гадәттә, ике яки сул кулның сөякләре рентгенга төшерелә, алар буенча баланың “биологик яше” бәяләнә. Әлеге ысул бик гади һәм бернинди куркыныч тудырмый. Кайчак баланың биологик яше сөяк яше белән туры килмәскә мөмкин. Әйтик, балага – 6, ә рентген сурәте буенча аның «сөяк яше» 9 яшькә тиң. Әлеге күренеш иртә җенес өлгереше өчен хас.

– Нинди билгеләр буенча ата-аналар баланың җенси яктан өлгерүен аңларга мөмкин?
– Сөт бизләренең төс ягыннан, җенес органнарының форма ягыннан үзгәрүенә игьтибарлы булырга кирәк. Биткә бетчәләр чыгу, бит тиресенең майлануы, тавышның калынаюы да җенес үсешенең башлангыч билгеләре. Бик тиз буйга үсеп китү һәм 8 яшькә кадәрге кызларда тире исе барлыкка килү дә иртә җенес өлгерүе турында сөйли.

– Мондый очракта нинди табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк?
– Беренче белгеч – педиатр. Табиб баланың барлык үсеш күрсәткечләрен, ягъни авыру тарихын өйрәнә. Ә алга таба ул сезне балалар эндокринологы һәм гинеколог кебек тар белгечләргә җибәрергә тиеш.

Җенси өлгерү чорында әти-әни үзен ничек тотарга тиеш?
– Әлеге чор бала өчен бик мөһим һәм катлаулы. Үсмер үзенең организмындагы үзгәрешләрне, гәүдәсенең үзгәрүен сизә һәм тоемлый. Бу үз чиратында аның борчылуына китерергә, стресс ясарга мөмкин. 
Әти-әнинең дә төрлесе төрле була, кайсылары интим темага баласы белән сөйләшүдән кача, гомумән, бу проблеманы үз агымына куя. Бу – зур хата. Сез балагызның дусты, киңәшчесе булырга тиеш. Балагыз белән тыгыз эмоциональ элемтәдә булу, аның ышанычын яулап алу бик мөһим. Әни кеше баласы белән уртак тел таба икән, баласындагы бер генә үзгәреш тә аннан читтә калмаячак. Ул кирәк вакытта киңәшләре белән ярдәм итә, аны тынычландыра ала.

– Соңгы елларда кызларда җенси үсеш темплары үзгәрдеме?
Россиядә уртача алганда беренче тапкыр күрем килүнең уртача яше – 12,5. Бераз иртәрәк тә булырга мөмкин, чөнки җенес системасының өлгерүе генетик, милли факторлар һәм кояш энергиясе белән турыдан-туры бәйле.

– Физиологик үзгәрешләр яки экологиядәге үзгәрешләр белән бәйле нинди дә булса яңа авырулар барлыкка киләме?
– Статистика буенча, балалар гинекологиясендә авыручылар саны арта, әмма бу авырулар санының чын-чынлап артуы белән генә түгел, ә диагностика мөмкинлекләренең яхшыруы белән дә аңлатыла. Хәзер без баланы әнисенең көмәнендә үскәндә үк тикшерә башлыйбыз. Ягъни, карындагы сабый безнең өчен инде тулы хокуклы пациент. 

Дәүләт тарафыннан милләтнең репродуктив сәламәтлеген саклау бурычы куелган. Сәламәт кыз – ул сәламәт булачак әни, димәк, милләтнең репродуктив сәламәтлеге. Әгәр без 18 яшькәчә булган кызны дәваламасак, балигъ булганнан соң аны дәвалау кыен булачак. Һәм без киләчәктә бик күп хроник авырулары булган авыру әни белән очрашачакбыз.

Мисал өчен, 18 яшькә кадәр барлык кызлар да сәламәт, ә 18дән соң сәламәтлеге кискен начарлана. Биредә 18 яшьтән соң чирләп китү сәбәп түгел, ә моңа кадәр аларның сәламәтлеге белән җитди шөгыльләнмәүләре, табибларга йөртмәүләре сәбәпче.

– Балигъ булмаганнарны җенси яктан тәрбияләү, аларга контрацепция турында мәгълүмат бирү кирәкме?
– Әлбәттә, ул бик кирәк. Тик бездә, мәктәпләрдә бу тыела. Биредә «каршы» һәм «уңай» яклары бар. Бер яктан, әгәр без моны мәктәпләрдә актив пропагандалыйбыз икән, без җенси тормыш башлану яшен тагын да киметәчәкбез. Икенче яктан, без иртә йөклелек проблемасын хәл итә алачакбыз. Әлеге мәсьәләләрнең барысын да үлчәүгә салып карарга кирәк. 

Һәр гаиләнең әхлакый-мәдәни дәрәҗәсен күтәрү мәсьәләне хәл итәчәк, дип уйлыйм. Ата-аналар белән эшләү бик кирәк, чөнки иртә йөклелек сәбәпле табибка мөрәҗәгать иткән кызлар белән аралашканда, аның әнисе белән элемтә булмавы ачыклана.

– Интим темасына кагылышлы мәсьәләләр буенча аңлату бурычын да табиблар үз өстенә алырга тиешме?
– Бу бурыч түгел, әмма табибның аңлату эше алып баруы кирәк. Көндәлек тормышта моны хәл итүе авыр, чөнки поликлиникада кабул итү вакыты – бары 12 минут. Кабул итү вакытына килгәч, кыз бала белән сөйләшәсең, борчуларын тыңлыйсың, ул киенә һәм инде 15 минут вакыт мизгел эчендә уза да китә. Биредә нинди аңлату эшләре алып барырга мөмкин? Бәлки ниндидер семинарлар, вебинарлар үткәрү, психолог, ата-аналар, педагоглар белән эшләү кирәктер. 

– Әниләргә нинди киңәш бирер идегез?
– Теләсә нинди проблема белән балалар гинекологына мөрәҗәгать итәргә оялмагыз, без сезгә һәрчак ярдәм итәчәкбез, без аралашу өчен ачык һәм безгә эләгүе бик җиңел.

Фото: https://unsplash.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading