16+

Теш протезы куйдыру белән проблемалар килеп туса нишләргә?

Редакциябезгә газета укучыбыз Сөләйман абый Шакиров мөрәҗәгать итте.

Теш протезы куйдыру белән проблемалар килеп туса нишләргә?

Редакциябезгә газета укучыбыз Сөләйман абый Шакиров мөрәҗәгать итте.

Картлык шатлык түгел диләрме әле? Эшләргә көчең, ашарга тешләрең калмый. 80 яшемнән узгач минем авызда өч кенә теш калган иде. Хезмәт ветераннарына бушлай теш протезлары куялар икәнен ишетеп, теркәлү урыны буенча хастаханәгә киттем. Хезмәт ветераны, икенче группа инвалид булсам да, өч-дүрт ел чират көтәргә куштылар. Кыскасы, мине шәхси клиникага юлладылар. Имеш, яңа технологияләр буенча теш протезлары ясый торган сыйфатлы клиника. Киттем. Ортопед карады да, ике атнада теш протезлары әзер дә булачак, диде. “Аскы протезың селкенә торган булыр, чөнки теш уртлары кипкән”, – дип тә кисәтте. 40 ел стажы бар икән инде бу табибның, бик оста гына ясап бирде теш протезларын. Тик менә алар авызда тормый гына. Ашаганда кузгалалар, төчкергәндә авыздан ук чыгып китәләр. Ә бит бу протезлар өчен 21 мең сум акча түләдем. Ризык та ашый алмыйм. Аптырагач кыярның, помидорның суын сыгып, икесен кушып, үземчә “салат” ясап ашыйм. Боткага күчтем. Тотылган материал, хезмәт өчен сарыф ителгән акчаның яртысын булса да кире кайтарыгыз, дип тә әйтеп карадым. Ризалашмыйлар. 6-7 мәртәбә табибка күрендем. Күнегәсең, шулай була, диләр. Инде ярты ел узды. Күнегеп кенә булмый. Протезларны махсус гель-җилем белән ябыштырырга да киңәш иттеләр. Аның да файдасы юк, – дип борчуы белән уртаклашты ул.

Әлеге сорау буенча Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Марсель Шаһидуллин белән сөйләштек.
– Кулланучы хокукларын яклау турындагы 2300-1нче канунның (1992 елның 7 февраленнән гамәлдә) 4нче маддәсе буенча кулланучыга килешүдә күрсәтелгәнчә сыйфатлы хезмәт күрсәтелергә тиеш. Әгәр дә килешүдә хезмәтнең сыйфаты турында әйтелмәгән икән, башкаручы кулланырга яраклы, тиешле максатларда файдаланып булырлык хезмәт күрсәтергә бурычлы. Канун нигезендә кулланучының сыйфатлы һәм сәламәтлеге өчен куркынычсыз хезмәт алырга хакы бар. Әгәр дә хезмәт тиешле таләпләргә җавап бирмәгән икән, 29нчы канун буенча кулланучы кимчелекләрне бушлай төзәтүне таләп итә ала. Күрсәтелгән хезмәтнең бәясен төшертүне, эшне кабат башкаруны, кимчелекне төзәткән өчен тотылган чыгымнарны каплауны сорарга була.
Әгәр дә билгеләнгән вакыт эчендә хезмәт күрсәтүче җитешсезлекләрне бетермәгән икән, андый очракта кулланучы килешү шартларын үтәүдән баш тартырга, шулай ук күргән зыян өчен акчалата компенсация дә сорый ала, – дип аңлатты юрист. Моның өчен клиникага язмача шикаять белдерергә кирәк. Ул ике экземплярда тутырыла. Берсе клиникага тапшырыла, ә икенчесенә клиника хезмәткәре кабул итеп алынган көнне күрсәтеп имзасын куярга тиеш. Әгәр дә шикаятьне кабул итәргә теләмәсәләр, аны клиникага заказлы хат итеп почта аша юлларга мөмкин. Шуннан соң да сезгә ярдәм итүдән баш тартсалар документның, шикаятьнең копияләре белән кулланучы хокукларын яклау органнарына, Роспотребнадзор идарәсенә мөрәҗәгать итегез.

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре хәбәр иткәнчә, «Республикада халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү» федераль кануны нигезендә (№63, 2004 елның 8 декабреннән), 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 9 маена кадәр кимендә алты ай тылда хезмәт иткән кешеләр, реабилитацияләнгән гражданнар, сәяси репрессия корбаннары, картлык буенча пенсиягә чыккан Татарстанның дәүләт бүләге ияләре тешләренә бушлай протез куйдырта ала. Һәр төр категориягә караган кешегә аерым ташламалар каралган. Бу кагыйдәләр «Татарстанда аерым төр гражданнарга теш протезы һәм ишетү җайланмасы куйдыру турында»гы республика Министрлар Кабинеты карарында әйтелгән. Татарстанда ташламага ия категорияле кешеләргә бушлай теш протезы куйдыру белән шөгыльләнгән медицина учреждениеләре исемлеге Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайтында күрсәтелгән.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading