16+

Вакцина ясатырга беркайчан да соң түгел

Йогышлы авырулар белән никадәр ныклы көрәш алып барылса да, алар элек тә булганнар, хәзер дә бар. Холера, тиф кебек эпидемия дәрәҗәсенә җиткән авыруларны бүген яңалары алыштыра.

Вакцина ясатырга беркайчан да соң түгел

Йогышлы авырулар белән никадәр ныклы көрәш алып барылса да, алар элек тә булганнар, хәзер дә бар. Холера, тиф кебек эпидемия дәрәҗәсенә җиткән авыруларны бүген яңалары алыштыра.



Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең 120 еллыгы уңаеннан,  Казанда «Агофонов укулары -2019. Соматик патология һәм инфекцияләр” темасына конференция булды. Төрле шәһәрләрдән, төбәкләрдән килгән  400дән артык белгеч балаларда, олыларда очрый торган йогышлы  авыруларны дәвалау, кисәтү турында сөйләштеләр.
Республиканың клиник йогышлы авырулар хастаханәсе көн саен 250-300 гә якын пациент кабул итә. Борынгы хастаханәләрнең берсе булып санала ул.  Бүген бина заманча җиһазландырылган, вентиляция системасы җайга салынган. Ягъни бактерияләр, вируслар бер палатадан икенчесенә күчә алмый. Бер төрле инфекцияле авыру икенчесе белән очрашмый. Хастаханәнең үз лабораториясе бар. Экспресс тест ярдәмендә кайбер инфекцияләрнең төрен билгеләү мөмкинлеге дә тудырылган.
Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең баш табибы Марат Гатауллин әйтүенчә, Татарстанда йогышлы авырулар белән бәйле күрсәткечләр тотрыклы. Күп авырулар сезон белән бәйле “чәчәк ата”. Әйтик, грипп, салкын тию декабрь, гыйнвар, февраль, кайчакта мартка кадәр дә сузылырга мөмкин. Эчәк инфекциясе авырулары күбрәге җәй көне күзәтелә. “Тычкан бизгә”ге белән гадәттә, шәхси йортларда яшәүчеләр очраша.
 Татарстанның баш инфекционисты Халит Хәйретдинов әйтүенчә, кайбер төр инфекцияләрне кешеләр чит илгә баргач йоктырып кайта. Әйтик, малярия, денге бизгәге шундыйлардан.” Денге бизгәге көньяк-көнчыгыш илләрендә киң таралган. Тайландка барсаң, аны ияртү куркынычы бар. Кайбер йогышлы авыруларга каршы прививкалар юк, шуңа да алдан саклану чарасын да күреп булмый”, –  ди табиб.  
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча баш белгече Елена Малинникова грипп белән көрәшнең иң нәтиҗәле юлы дип, вакцинаны атады. ”Соңгы ике елда гриппның эпидемия чиген узмавы да прививка ясату белән бәйле.  Элек вакцинаны бары көз көне генә ясарга киңәш итә идек, тик мин прививка  ясатырга беркайчан да соң түгел дим”, – диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading