16+

Вакытында дәваланмаган гастрит яман шеш китереп чыгарырга мөмкин

Гастрит - бүгенге көндә иң еш очрый торган авыруларның берсе. Аның килеп чыгу сәбәпләре, билгеләре, кисәтү чаралары турында Казан шәһәренең 7нче хастаханәсендә гастроэнтерология бүлеге җитәкчесе Диләрә Исхакова белән сөйләштек.

Вакытында дәваланмаган гастрит яман шеш китереп чыгарырга мөмкин

Гастрит - бүгенге көндә иң еш очрый торган авыруларның берсе. Аның килеп чыгу сәбәпләре, билгеләре, кисәтү чаралары турында Казан шәһәренең 7нче хастаханәсендә гастроэнтерология бүлеге җитәкчесе Диләрә Исхакова белән сөйләштек.

- Гастрит - ашказанының лайлалы тышчасы ялкынсыну. Бу авыруны хелак бактериясе китереп чыгара. Ул бик еш күзәтелә, кешеләрнең 70-80 процентында очрый. Дөрес тукланмаганда, күп дарулар кулланганда, бактерия авыруны көчәйтергә мөмкин. Коры-сары белән тукланучыларда да ашказаны авырулары еш очрый. Стресслар, нәселдәнлек тә авыруның сәбәпчесе булырга мөмкин.

- Авыруның билгеләре нинди?
- Эчнең өске өлешендә көчле, яндыра торган авырту барлыкка килү, күңел болгану, косу, әче су килү... Гомумән, билгеләр бик төрле булырга мөмкин. Әгәр дә нәҗес кара төскә керсә, кан коссагыз, нәселдә ашказаны яман шеш авырулы кешеләр булса, авырту басылмаса, озакка сузмыйча, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

- Ашказаны авыруларыннан ничек сакланырга?
- Бактериядән саклану өчен кечкенәдән шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә, кеше капкан ризыкны ашамаска, юмаган савыт-саба кулланмаска, дөрес тукланырга кирәк. Күп очракта авыру балаларга әти-­әниләреннән иярә. Ризыкны озаклап чәйнәп ашау файдалы.

- Гастритны дәваламаганда, ул нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин?
- Вакытында дәваланмаган гастрит ашказаны җәрәхәте (язва), яман шеш, төрле кан китүләр китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа да аны башлангыч стадиясендә билгеләү мөһим. Дөрес дәвалану ысулын табиб кына тәкъдим итә ала, үз белдегең белән дәваланырга ярамый. Дарулар кулланудан тыш, кырыс диета сакларга да туры киләчәк.

- Күпләр ашказанын «шланг йоту»дан куркып тикшертми. Авыруны билгеләүнең башка ысулы юкмы?
- Бар. УЗИ узарга, рентген ясатырга, анализлар тапшырырга була. Әмма берсе дә фиброгастродуоденоскопия (ФГДС) нәтиҗәләрен бирми. Шуңа да төгәл диагноз кую өчен нәкъ менә шул юл кулланыла. Хәзер медицина алга киткән заманда, бу процедура авыртуларсыз башкарыла. Шланглар юка, сыгылмалы. Кайбер хастаханәләрдә түләүле хезмәтләр бар: ФГДСны седация кулланып, ягъни пациентны ярым йоклатып уздыралар. Бу вакытта кеше бөтенләй берни сизми.



Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading