16+

Витаминлы капельницалар кайсы очракта зыянлы?

Көзге-кышкы чорда организмыбызда витаминнарга кытлык күзәтелүе турында даими сөйләп торалар.

Витаминлы капельницалар кайсы очракта зыянлы?

Көзге-кышкы чорда организмыбызда витаминнарга кытлык күзәтелүе турында даими сөйләп торалар.

Шуңа күрә күп кеше файдалы матдәләрне теге яки бу ысул белән тулыландырырга тырыша. Кемдер күбрәк җиләк-җимеш һәм яшелчәләр ашый, кемдер витаминлы комплекслар сайлый, ә кайберәүләр махсус капельницаларга өстенлек бирә. Хәзер витаминнарны кан аша йөгертү клиникаларда гына түгел, хәтта өйдә дә башкарыла. Әй мактыйлар бу ысулны! Витаминлы инъекцияләрнең файдасы чыннан да шул кадәр зурмы икәне турында терапевт, медицина фәннәре кандидаты, доцент Ленар Кашаповтан сораштык.

- Ленар Рамилович, соңгы вакытта витаминлы капельницалар популярлашты. Алар чыннан да дару рәвешендәге витаминнарга караганда нәтиҗәлерәкме? Аларның өстенлеге нидә?
- Витаминлы капельницалар файдалы матдәләрне, ашкайнату системасын читләтеп узып, турыдан-туры канга кертергә мөмкинлек бирә. Ягъни кыскарак вакыт эчендә канда витаминнарның зуррак концентрациясенә ирешеп була. Өстенлеге нәкъ шунда. Шуңа күрә бу ысул витаминнарның зур кытлыгы күзәтелгәндә һәм аларны тиз арада тулыландыру таләп ителгәндә актуаль. 

- Бу терапия төренә мөрәҗәгать иткәнче анализлар бирергә кирәкме? Табиб күрсәтмәләреннән башка теге яки бу витаминнар комплексын сайлауның тискәре йогынтысы булырга мөмкинме?
- Теләсә нинди инъекция алдыннан анализлар бирергә киңәш ителә. Һәр препаратның, ә витаминнар ул шулай ук препарат булып санала, үз күрсәтмәсе һәм тискәре йогынтысы булырга мөмкин. Кешенең бавыры, бөере белән проблемалары, теге яки бу витаминны кертүне чикләүче хроник авырулары булуы ихтимал.  Шуңа күрә башта анализлар тапшырырга кирәк. Аннары, барлык нечкәлекләрне исәпкә алып, табиб кешегә витаминлы комплекслар билгели. Боларны үзлегеңнән эшләү бик җитди тискәре нәтиҗәләр бирергә, әгъзаләрнең функцияләре бозылуга китерергә мөмкин.

- Витаминлы капельницалар кайсы очракта кирәк һәм алар ярдәмендә организмны нинди витаминнарга баетып була?
- Витаминнарга кытлык күзәтелгән очракта, инъекцияләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Суда эри торган барлык витаминнарны да кан тамыры аша кертергә була.

- Безнең организмда нинди витамин нәрсә өчен җавап бирә?
- Организм өчен кирәк булган төп витаминнар ул – А витамины – организмның каршы тору сәләтен арттыра, В төркеменә кергән витаминнар нерв системасы эшчәнлеген җайга сала, тире өслеге, мускулларга йогынты ясый, D витамины сөякләрне ныгыта, иммун процессларда катнаша, С витамины иммунитет өчен җавап бирә, Е витамины җенси система һәм шулай ук иммунитет өчен җаваплы. Аннары витаминлы капельницалар дип йөртелсә дә, без кан аша витаминнар гына кертәбез дигән сүз түгел. Алар үз эчендә аминокислоталар, витаминнар алмашын тәэмин итә торган башка файдалы катнашмаларны да туплый ала.

- Витаминнарны кан тамыры аша кертү ярамаган очраклар бармы?
- Бавыр, бөер функцияләре бозылуы күзәтелгәндә, витаминнарны кан тамыры аша кертү киңәш ителми. Шулай ук шәхси үзенчәлекләр булып, организмга ниндидер компонентлар туры килмәскә мөмкин.

- Клиникалар сәламәтләндерүгә юнәлтелгән витаминлы комплекслардан тыш, организмны чистарта, яшәртә, ябыктыра торганнарын да тәкъдим итә. Аларның бу юнәлешләрдәге нәтиҗәлелеге расланганмы?
- Әйе, витаминлы капельницалар күптөрле. Яшәртә, ябыктыра торганнары да бар. Кайчак бу маркетинг алымнары да булып тора инде. Әмма билгеле бер матдәләрне кан аша кертү өлешчә бу юнәлешләрдә дә уңай нәтиҗәләр бирергә мөмкин. Әмма барысы да комплекслы булырга тиеш, билгеле. Капельница куйдың да, могҗиза килеп чыкты түгел.

- Витаминлы капельницаларны өй шартларында кую ниндидер куркыныч тудырырга мөмкинме?
- Куркынычлык теләсә нинди препаратны өй шартларында кертүдәге кебек үк. Нигездә, кешенең медицина лицензиясе булган очракта, мондый эшләрне өйдә башкару рәсми тыелмаган. Әмма барыбер көтелмәгән тискәре йогынтылар килеп чыгарга мөмкин, анафилактик шок булуы да ихтимал. Өйдә беренче кичектергесез ярдәмне күрсәтү катлаулы. Шуңа күрә мондый эшләрне медицина оешмасында башкарсаң яхшы.

- Витаминнарны кайсы вакытта һәм нинди ешлык белән кулланырга кирәк?
- Боларның барысы да индивидуаль билгеләнә. Симптомнарны, кешедә булган авыруларны, аның анализларын карарга кирәк. Шуңа күрә барысы да пациентның халәтенә, йөкләнешләренә һәм башкаларга бәйле.

Фото: https://www.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading