16+

«Башка сукты да чыгып киттем»: Татарстан көрәшчесе Әлмәттән Казанга велосипедта килгән

Татарстан чемпионы, Россия чемпионы Булат Москов бик үзенчәлекле көрәшче икән.

«Башка сукты да чыгып киттем»: Татарстан көрәшчесе Әлмәттән Казанга велосипедта килгән

Татарстан чемпионы, Россия чемпионы Булат Москов бик үзенчәлекле көрәшче икән.

Яшь көрәшченең велосипедта Әлмәттән Казанга килү теләге кайдан барлыкка килгән соң? "Эштә утыра идем дә, башка сукты: әйдә, Казанга барып кайтыйм әле", - дип башлады ул сүзен. Шаяртыптыр инде. Быел ул яшьләр арасында Татарстан һәм Россия чемпионы булып танылды. Бүгенге көндә Рузил Ганиев җитәкчелегендә Әлмәтнең үзендә күнегүләр алып бара, июнь аенда узачак дөнья беренчелегенә әзерләнә. Сөйләшү барышында аңлашылганча, Булат артык килограммнарын да шулай бетерә икән. Бу инде аның беренче генә тәҗрибәсе түгел. Моңарчы Әлмәттән Зәйгә, Мөслимгә, Чаллыга йөргәләштергән. 15 яшеннән шулай йөри башлаган велосипедта.

"Казанга килгәндә, юлда баручы автомобильчеләр, ЮХИДИ хезмәткәрләре аптырап, сәер кешегә караган кебек карап калдылар. Иң мөһиме - күзлек. Һәм... ихтыяр көче", ди Булат. Казанга ул иртәнге 4тә чыгып киткән, кичке җиделәргә килеп җиткән. Мин әйтәм, иртәгә Рузил абыең килеп алыр инде үзеңне. "Юк, бла-блада кайтам" дип җаваплады. "Дөнья беренчелегенә күптән әзерләнәсеңме инде" дип сораган идем, тагын гадәти булмаган җавап: "8 яшемнән инде". Тагын елмайтты.

Менә шундый ул Булат Москов.

Язмага реакция белдерегез

16

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading