16+

Йөкле хатын-кызлар коронавирус белән күбрәк авырый

 Бүген Татарстанда коронавирус һәм ОРВИ билгеләре ачыкланган 275 авыр лы хатын-кыз теркәлгән. Бер тәүлек эчендә тугыз хатын-кызны хастаханәгә салганнар.

Йөкле хатын-кызлар коронавирус белән күбрәк авырый

 Бүген Татарстанда коронавирус һәм ОРВИ билгеләре ачыкланган 275 авыр лы хатын-кыз теркәлгән. Бер тәүлек эчендә тугыз хатын-кызны хастаханәгә салганнар.

– Иң башта бу авыруны дәвалау буенча тәҗрибәбез юк иде, Кытайдагы коллегаларыбыз киңәшләренә таяндык. Коронавирус килер дә китәр, авырлы хатын-кызлар өчен зыяны булмас, дип уйладык. Ләкин барысы да башкача булып чыкты. Йөкле хатын-кызлар коронавирус белән күбрәк авырый һәм вирус аларда бик авыр уза. Еш кына гинекология проблемаларын түгел, ә коронавирус сәбәпле килеп чыккан бавыр, йөрәк, үпкә авыруларын дәваларга туры килә. Коронавирус бик мәкерле авыру, ул зыян китермәгән бер генә орган да юк. Шуңа да бу мәсьәләгә зур игътибар бирелә. Коронавирус белән авыручы йөкле хатын-кыз турында сәламәтлек саклау министрына кадәр белеп тора, –  ди медицина фәннәре докторы, профессор, югары категорияле акушер-гинеколог, эндокринолог, климактолог Рушания Габидуллина.

Кызганыч, былтыр коронавирус белән авыручы йөкле хатын-кызның бишесе вафат булган. Һәр очрак җентекләп тикшерелгән. Күбесендә булачак әнинең үз битарафлыгы сәбәпче. Мөстәкыйль дәвалану, хастаханәгә бармау аяныч хәлгә китерергә мөмкин.

– Тән температурасы күтәреләме, йөткерәме, тамагы авыртып торамы – авырлы хатын-кызга тиз арада ашыгыч ярдәм хезмәтен чакыртырга, хатын-кызлар консультациясенә йә сырхауханәгә барырга кирәк. Казанда Сәламәтлек саклау министрлыгы приказы белән, әгәр коронавирус йөклелек чорының 22 атнасына кадәр ачыкланса, хатын-кыз 7нче шәһәр хастаханәсендә вакытлыча булдырылган йогышлы авырулар госпиталенә җибәрелә, вирус 22 атнадан соң беленсә, пациент Республика клиник хастаханәсе каршында эшләүче перинаталь үзәккә җибәрелә. Коронавируслы һәм ОРВИның катлаулы формасы белән авыручы хатын-кызлар өчен махсус – бала тудыру йорты эшли, ул 16нчы шәһәр хастаханәсендә урнашкан, – ди Сәламәтлек саклау министрлыгының баш акушер-гинекологы Татьяна Шиһабетдинова.

Авырлы хатын-кызларга прививка ясатырга ярамый, шуңа да моны авырга узганчы өч ай кала эшләргә кирәк. Аның каравы, булачак әнинең гаилә әгъзаларына вакцина ясату мөһим. Табиблар йөкле хатын-кызларга кулны ешрак юарга, битлек кияргә, социаль дистанция сакларга киңәш итә. Авырлы вакытта коронавирус сәбәпле генә түгел, гомумән дә, самолетта очуклиматны алыштыру сәламәтлек өчен зыянлы. «Пандемия узса да, коронавирус бетмәячәк. Ул сезонлы характер алыр, көз, яз көне күбрәк күзәтелер, шуңа да авыру белән көрәштә вакцина иң нәтиҗәле ысул икәнен онытмыйк», – диде табиблар.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading