16+

"Илһам Шакиров җырларын сузам...": машинада йоклап китмәс өчен берничә киңәш

Март башында Минзәлә районында юл фаҗигасендә дүрт кеше һәлак булган. Иртәнге сәгать 6 тулганда “Лада” машинасын йөртүче хатын-кыз каршы як полосага чыккан һәм ГАЗ машинасы белән бәрелешкән. Юл һәлакәтенең сәбәбе – “Лада” машинасының шоферы талчыккан булган.

"Илһам Шакиров җырларын сузам...": машинада йоклап китмәс өчен берничә киңәш

Март башында Минзәлә районында юл фаҗигасендә дүрт кеше һәлак булган. Иртәнге сәгать 6 тулганда “Лада” машинасын йөртүче хатын-кыз каршы як полосага чыккан һәм ГАЗ машинасы белән бәрелешкән. Юл һәлакәтенең сәбәбе – “Лада” машинасының шоферы талчыккан булган.

Кызганыч, машина йөрткәндә йокы килү, ару, уяулык югалу сәбәпле юл һәлакәтләре еш була. Татарстанның Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, юлда йөрү кагыйдәләренең 2.7нче пункты буенча талчыккан килеш руль артына утыру тыела. Бу үзеңне, юлда баручыларны куркыныч астына куюга тиңләнә.
Әгәр дә кеше озак вакыт рульдә барганда, йә йокысы туймаган килешмашина йөрткәндә хәлсезлек, күзләрнең кызышуын, йокымсырау, аяк-кулларның авыраюын тоя икән – бу талчыгуның беренче билгеләре.

Соңгы узган чакрымнарны хәтерләмәсәгез, күзне озак ачып тора алмасагыз, күз кабаклары еш ябылса, игътибар югалса, машина белән машина арасында дистанция саклый алмасагыз, юлдагы билгеләрне күрмәсәгез, радиода нәрсә сөйләгәнне аңламасагыз, юлдагы кайбер предметлар ике булып күренә башласа, гел иснәсәгез, авыз ачылса – бу инде куркыныч. Талчыгу аркасында реакция кими. Күрми калган кечкенә генә чокыр да юл һәлакәтенә китерергә мөмкин.
Ерак юлларга йөри торган йөк машиналарының күбесенә тахографлар урнаштырылган. Алар шоферның руль артында ничә сәгать булуын теркәп бара. Кагыйдә буенча, машина йөртүче атнасына рульдә 56 сәгатьтән дә күбрәк йөрергә тиеш түгел. Юлда йөрү кагыйдәләренең 26нчы бүлегендә транспорт чарасында хәрәкәт һәм ял итү нормалары билгеләнгән. Җиңел машинада баручыларның ничә сәгать йөргәнен ачыклый алмасалар да, йөк машинасындагыларга ял белән юлда баруны аралаштырмаган өчен штраф салырга мөмкиннәр.

Йоклап китү сәбәпле килеп чыккан юл һәлакәтләре иң куркынычы, дип саный белгечләр. Чөнки бу вакытта кеше туктарга тырышмый да. Тизлек югары була, ул нишләгәнен аңламыйча кала. Кайбер кешеләрдә микройокы халәте күзәтелә икән. Бу вакытта кеше бик аз вакытка йоклап китә, хәтта күзе ачык булырга да мөмкин. Ул бары берни хәтерләми, әйтик, әле генә күз алдында тукталыш күрә, ә аны кайчан узып киткәне исендә түгел. Машиналар агымында барганда берничә секундлык микройокы да аяныч хәлләргә китерә.

Ә сез машина йөрткәндә йокы килсә нишлисез?
Роберт Шәрипов, шофер:
– Пассажирларың кызыклы әңгәмәдәш булса, аралашып барсаң, йокы килми. Төнлә таксида йөргәндә талчыккан чаклар булды, йокы килгәнне сизгәндә, тизрәк өйгә кайтып ял итәргә тырыша идем. Гомумән, җаваплылык тоеп эшәргә кирәк. Янымда утырып баручыларның барысының да авызы ачылганда, минем дә йокы килеп китә инде кайчак. Сәгать иртәнге дүртләрдә дә юлга кузгалабыз бит. Шулай да йокламыйм, радио кабызып куям. Чәемне эчәм, ә ул гади түгел, кипкән җир җиләге, бөтнек, мәтрүшкә кушылган. Ашарга да гел үзем белән алам, кафеларга сирәк керәм.

Алмаз Гадешин, шофер:
– Юлда йөрү бик җаваплы. Озак вакыт машина йөртергә, төннәрен дә юлда булырга туры килә. Казаннан Казахстан, Караганда шәһәренә барганым булды. Арганыңны тоясың икән, иң дөрес юл – туктап ял итү, йоклап алу. Үзеңне, башкаларны куркыныч астына куярга ярамый.

Илназ Баһ, Татарстанның атказанган артисты:
– Юлда йөрергә яратам. Трактормы, мотоциклмы, машинамы, мәхәббәтем көчле инде техникага. Ерак юлларда еш йөрергә туры килә. Без мосафирлар кебек бит инде. Элек Мәскәүгә дә машинада бара идек. Хәзер җайлы, самолет, бик ашыгыч булмаганда поезд белән дә китәбез. Юлда йокыны ачар өчен музыка тыңлап барам, кычкырып җырлыйм, Илһам Шакиров җырларын сузам. Тагын бер ысул – көнбагыш ашыйм, булыша. Кул чугын тәрәзәдән чыгарып барам, ул җилдә туңа һәм игътибар кимеми. Йоклыйсы килгәндә киемеңне: куртка, кофтаны салырга була. Мичне артык эссегә куярга кирәкми. Инде бу ысуллар да булышмаса, иң яхшысы – туктап йоклап алу. 15-20 минуттан берни үзгәрми. Юлда үзең генә түгел икәнеңне онытмаска кирәк.
 
Юлда талчыкмас өчен 10 киңәш:
1. Ерак юлга чыгар алдыннан тиешенчә йоклагыз, кимендә 8 сәгать йокларга киңәш ителә.
2. Тән температурасы күтәрелгәндә, авырганда юлга чыкмаска кирәк.
3. 40 яшьтән соң кеше тизрәк талчыга. Светофор утларына, җәяүлеләргә дә игътибар кимергә мөмкин.
4. 14–16, 21–22, 2–4, 9–10 сәгать аралыгында, кешенең уялыгы болай да кими. Ялны шул сәгатьләргә туры китерсәгез яхшырак.
5. Эссе көннәрдә туктаган арада салкын су белән битне сыпырып алырга була.
6. Рульдә килеш тәмәке тартып бармагыз, бу уяулыкны киметә.
7. Пассажирның йокысы килә икән, ул арткы урындыкта утырса яхшырак, чөнки яныңда йоклаган кешене күреп, синең дә ял итәсең килә башлый.
8. Кәһва, төрле эчемлекләр аз вакытка гына йокыны ачарга мөмкин. Шуңа да аргансыз икән, иң яхшысы йоклап алу.
9. Көнбагыш ашарга, сагыз чәйнәргә була.
10. Арыганда машинадан чыгып физик күнегүләр ясап алу да йокыны качыра.

 

Фото: https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading