16+

Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән республикада 14 яшькә кадәрге 7 мең бала исәптә тора

Тумыштан килгән йөрәк-кан тамырлары авыруларын вакытында дәваласаң озак яшәргә, хәтта футбол уйнарга да була, дип ышандыра табиблар.

Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән республикада 14 яшькә кадәрге 7 мең бала исәптә тора

Тумыштан килгән йөрәк-кан тамырлары авыруларын вакытында дәваласаң озак яшәргә, хәтта футбол уйнарга да була, дип ышандыра табиблар.

"Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә "Тумыштан килгән йөрәк авырулары: ачыклау, дәвалау, реабилитация" темасына фикер алыштылар. Чарага Татарстанның Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин да килгән иде.
- Татарстанда ел саен йөрәк-кан тамырлары авырулары белән 300дән артык бала туа. Әлеге проблема медицинада гына түгел, җәмгыять өчен дә җитди. Республикада Европа илләре тәҗрибәсендә барлыкка килгән алым - авырлы хатын-кызга перинаталь диагностика уздыру яралгыдагы авыруларны ачыкларга ярдәм итә. Йөрәк-кан тамырлары авыруларын вакытында дәвалау киләчәктә җитди проблемалардан коткарып кала. Бүген йөрәк-кан тамырлары авырулары белән 14 яшькә кадәр 7 мең кеше исәптә тора. Үзебездә кардиохирургия бүлеге булу операцияләрне Мәскәүгә бармыйча Казанда ясарга мөмкинлек бирә. Авыруларның 54,4 процентына бер яшькә кадәр операция ясарга туры килә, - диде Адел Вафин.

Татарстанда Балалар республика клиник хастаханәсендә ачылган кардиохирургия бүлегенә инде 20 ел. Белгечләр йөрәк-кан тамырлары авырулары белән интеккән балаларга ел саен 450-500ләп операция ясый. Бүлекнең иң зур нәтиҗәсе - табиблар яңа гына туган берничә көнлек һәм айлык балаларга да уңышлы операцияләр үткәрә.

Матбугат конференциясендә йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалауда бердәм система булдыру мөһимлеген, Татарстанда төзелеп килә торган перинаталь үзәк ачылу бу мәсъләдә зур ярдәм булачагы турында да искәрттеләр. Табиблар йөрәге авыртып борчыган балаларны кичекмәстән кардиологка күрсәтергә, интернеттан укып үз белдеклегең белән генә дәваламаска киңәш итә. Гадәттә, балаларны кечкенәдән үк педиатрлар күзәтә, даими узган диспансеризацияләр авыруларны ачыкларга ярдәм итә. Ике елга бер тапкыр йөрәкне электрокардиограммага төшерү дә мөһим.

- Улыма 13 яшь тулды. Кечкенә чагында билгеле бер вакытта йөрәген УЗИга төшерергә кушканнар иде, без даими тикшеренеп тордык, табиб кушканнарны үтәдек, - ди Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин.
Статистика буенча, йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәваламасаң, 100 баланың 20 проценты беренче атнада ук үләргә мөмкин икән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading