16+

"Коронавирустан үз белдегең белән дәвалану зыянлы"

Covid-19 вирусыннан таныш-белешләр киңәше яки үз белдеге белән дәваланучылар бихисап. Бер яктан, бу хәлгә калучыларны аңларга мөмкин. Куркып калган кеше коронавирустан дәваланган дустына мөрәҗәгать итә, аннан киңәш сорый. Әмма икенче яктан, әгәр кешенең башка хроник авырулары булса, үз белдегең белән дәвалану сәламәтлеккә бик начар тәэсир итәргә мөмкин.

“Быел көз көне республиканың шәһәр-районнарында яшәүчеләр актив рәвештә үз-үзләрен дәвалый башлады. Моның сәбәбен аңларга кыен түгел. Берәү вирус белән чирли дә, табиб язып биргән дәвалану схемасын тирә-ягындагы кешеләргә тарата. Бу зур проблемага әверелде. Элек табибга мөрәҗәгать итүчеләр парацетамол гына эчсә, хәзер авыручылар беренче көннән үк 5-6 препарат кабул итүе турында сөйли. Әлбәттә, без үз белдеге белән дәваланучыларны хупламыйбыз”, - дип сөйләде ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш терапевты, КДМУның госпиталь терапия кафедрасы мөдире Диана Абдулганиева журналистлар өчен оештырылган матбугат очрашуында.

Аның сүзләренчә, коронавирусның өч төре була: җиңел, уртача-авыр һәм авыр форма. Җиңелчә йоктыручыларда хәлсезлек, тамак авырту, ис-тәм тоймау билгеләре була. “Хәтта җиңелчә форманы дәвалауның да өч схемасы бар. Бу - 40 яшькә кадәрге, 40-60 яшьтәге кешеләр һәм аннан өлкәнрәкләрне дәвалау, чөнки һәр төркемдә коронавирус төрлечә күзәтелә”, - ди Диана Абдулганиева.

Әгәр кеше шикәр чире, югары кан басымы, йөрәк авыруыннан интегә икән, үз белдеге белән сайлаган даруларны эчеп, сәламәтлегенә зур зыян салырга мөмкин. “Авыру кешеләр болай да даими рәвештә дарулар кабул итә. Ә инде вируска каршы даруларны бары тик табиб кына төгәл билгели ала. Даруларның үзара мөнәсәбәте бик катлаулы күренеш”, - ди баш терапевт.

Бүгенге көндә республикада икенче тапкыр коронавирус йоктыру очраклары теркәлмәгән.

Эльвира ШАКИРОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шулаймыниии? Э врачка кереп булмаса?

    Мөһим

    loading