16+

Үзебездә ял итегез: якын да, файдалы да

«Шәһри Казан» журналисты Чаллының ике шифаханәсенә барып, күреп, күпләребез белмәгән якларын ачып кайтты. «Кайда ял итү яхшырак соң?» - дигән сорауга җавапны әлеге язмадан таба алырсыз.

«Шәһри Казан» журналисты Чаллының ике шифаханәсенә барып, күреп, күпләребез белмәгән якларын ачып кайтты. «Кайда ял итү яхшырак соң?» - дигән сорауга җавапны әлеге язмадан таба алырсыз.

«Радуга»ның үз мәгарәсе бар

Чаллы шәһәре читендә урнашкан «Радуга» шифаханәсе яшьлек каласы белән бер чорда барлыкка килгән. Баштарак анда «Камдорстрой» трестында эшләүчеләрнең балалары өчен лагерь урнашкан булган. 1986 елда исә аны предприятиедә эшләүчеләр өчен профилакторий итеп үзгәртәләр. 2005 елда шифаханә статусын ала. Элек монда 50 кеше генә дәвалана алган булса, хәзер ул берьюлы 350 кешене кабул итә. Шифаханә территориясендә алты корпус урнашкан. Икесе – дәвалану, өчесе яшәү һәм берсе махсус балалар өчен исәпләнгән.

«Радуга» шифаханәсе директоры Дмитрий Кузнецов сүзләренчә, халыкны җәлеп итү максатыннан, биредә төрле программалар тәкъдим ителә. «Әни һәм бала», «Матур фигура», «Радуга»да каникулллар», «Пенсионерлар өчен», «Ял көне», «Авыртуларсыз тормыш», «Бала көтүче ханымнар өчен», «Сәламәт йөрәк» һәм башка бик күп сәламәтләндерү программалары эшли. Пациентлар арасында аеруча «Матур фигура» программасы популяр ди. Алар анда диета тотмый, теләгәнен ашый, әмма махсус программа нигезендә, кимендә шифаханәдән өч килограммнары белән хушлашып кайтып китәләр.

– Безнең максат – мөмкин кадәр күбрәк авыр­лыкны югалту түгел, ә өйләренә кайтып киткәч, югалт­кан кадәрен кире җыймаулары, фигураларын саклый алулары. Моның өчен табиблар аларга аерым программа төзеп бирә, – дип сөйли Дмитрий Кузнецов.
теләүчеләргә әлеге шифаханәдә сөлек тә салалар, энә белән дә дәвалыйлар, косметолог кабинеты да эшли. Каштан ваннасы аяклары сәламәт булмаганнар өчен аеруча файдалы. Ул кан тамырларының варикоз киңәюен дәвалаганда, аяклар шешкәндә кулланыла. Радон ваннасы кан басымы югары булганнар, артрит, остеоартроз белән җәфаланучылар өчен тәкъдим ителә. Пациентлар спелеоклиматик камерага да бик теләп йөри. Анысы мәгарәнең, тоз шахталарының микроклиматик шартлары белән дәвалау дип атала. Шул рәвешле шифаханәнең үз мәгарәсе бар. Анда борынгы Пермь диңгезенең 258 миллион еллык тозлары белән дәвалыйлар. Бу дәвалау ысулы бигрәк тә хроник бронх авырулары булганнар өчен яхшы нәтиҗә бирә.
Санаторий диабет, буыннар авырулары булганнар һәм ябыгырга теләүчеләр өчен махсуслашкан.

Шифаханәнең территориясе бик зур, биредә 1200 төп агач кына үсә. Үзләренең күлләре, пляжлары, футбол мәйданчыгы, күлдә йөзәргә көймәләре, өч һәм биш чакрымлык чаңгы трассалары да бар, минераль сулары да үзләренеке. ГОСТ буенча минераль сулар классында ул 18 урынның 13 урынын алып тора. Минераль су берничә краннан ага. Моның үз хикмәте бар икән. Алар бер-берсеннән температуралары белән аерылып тора. Төрле авыруга төрле температурадагы суны эчәргә киңәш итәләр. Кранга исә су бер скважинадан төрле тирәнлектән килә.
Территория буйлап агачларга эленеп чыккан табличкалар игътибарны җәлеп итә. Алары да – ябыгыр­га теләүчеләр өчен. Ничә метр узганнан соң күпме калорияңне югалттың, барысы турында да мәгълүмат бар. Кечкенә балалар өчен дә махсус шундый рәсемле кызыклы фактлар язылган табличкалар эленгән.
«Радуга»га килүчеләрнең 90 процентын респуб­лика кешеләре алып тора. Калган 10 процентын күрше Башкортстан һәм Удмуртиядән килүчеләр тәшкил итә.

«Чаллы»да салкын белән дәвалыйлар

Чаллы шәһәре эчендә урнашкан шундый ук атамадагы шифаханә бер үк вакытта клиника да булып исәп­ләнә. Башка шифаханәләрдән төп аермасы – монда стационар, амбулатор дәвалану да тәкъдим ителә, шушында ук төрле анализлар бирер­гә, ЭКГ, УЗИ, флюорография узарга була, күзләрне тикшертергә мөмкин. Шифаханә директоры урынбасары Алексей Гагаркин әйтүенчә, дәвалану билгеләгәндә, бу аеруча уңайлы.

Кардиология буенча махсуслашкан «Яр Чаллы» шифаханәсе шулай ук башкалардан заманча технология­ләр, аппаратларга бай булуы белән дә аерылып тора. Пациентларны бик күп төрле белгечләр кабул итә. Шифаханә бинасында тернәкләнергә килүчеләрне генә түгел, анализлар бирергә, бассейнга йөрергә, косметология, стоматология, кунакханә хезмәтләреннән файдаланырга теләүчеләрне дә кабул итәләр. Атна саен кардио­логия мәктәбе эшли. Анда табиблар йөрәк-кан тамырлары авырулары турында эчтәлекле лекцияләр сөйли.

Шифаханәнең тагын бер үзенчәлеге – салкын белән дәвалау.
– Медицина телендә ул һава криотерапия дип атала. 110 градус салкынлыктагы коры һава агымы ярдәмендә буыннарны һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалыйлар. Кемгәдер чыныгу өчен бер мөмкинлек тә. Дымлылык аз булганлыктан, суыкны пациентлар авыр кичерми. Әлеге дәвалау процедурасы кырык секундтан башлап өч минуттан да артыкка су­зылмый. Дәвалану нәтиҗәсе сигез-ун процедурадан соң сизелә башлый, – ди директор урынбасары.
Шифаханәдә күптөрле программалар тәкъдим ителә. Әйтик, билгеле бер бәягә бер елга кардиолог күзәтүендә дәвалану.
– Инфаркт кичергәч үлеп китү очраклары беренче ярты елда еш күзәтелә. Кеше хастаханәдән чыга да өйдә дәвалана. Әгәр дә аны табиб күзәтеп торса, вакытында кирәкле киңәшләрен биреп, тернәкләнү процедураларын тәкъдим итсә, авыруның тизрәк савыгу мөмкинлеге зуррак. Һәрдаим анализлар бирү дә шул бәягә кергән, – ди Алексей Гагаркин.

«Яр Чаллы» шифаханәсе эшчәнлегендә тагын бер яңалык – «Здравница» программасы буенча эшләү. Шифаханәдә пациентларны теркәү, авыру тарихын алып бару, авыруларны кабул итү расписаниесе, отчет төзүләр – барысы да автоматлаштырылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading