16+

Айгөл Кыямова: «Әти җитми янда...»

Бүгенге кунагыбыз - төрле халык биюләрен оста башкаруы белән үзенә җәлеп иткән Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле биючесе Айгөл Кыямова.

Айгөл Кыямова: «Әти җитми янда...»

Бүгенге кунагыбыз - төрле халык биюләрен оста башкаруы белән үзенә җәлеп иткән Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле биючесе Айгөл Кыямова.

- Айгөл, синең кечкенәдән әтиең Әлфис Кыямов белән бергә концертлар куеп йөргәнең хәтердә әле. Биюгә мәхәббәтне кем тәрбияләде? Тәүге тапкыр сәхнәгә кайчан чыктың?
- Мин биергә башта үзлегемнән өйрәндем. Үземнең беренче укытучым дип әнием Рәзимәне саныйм. Ул мине бөтен хәрәкәтләр белән таныштырды. Әни мәдәният һәм сәнгать университетының хореография бүлеген тәмамлаган. 155 нче мәктәптә балаларны бию серләренә өйрәтә. Беренче мәртәбә зур сәхнәгә Хәмдүнә Тимергалиева концертында көнчыгыш биюе белән чыктым. Шунда тамашачы яратып калды. Аннан соң әти миңа бию юлын сайларга тәкьдим итте. Музыка мәктәбендә дә дүрт ел укыган идем. Әти белән концертлар куеп йөргәч, аны ташларга туры килде. Шушы һөнәргә мә­хәббәт уятканнары өчен мин әти-әниемә рәхмәтле. Мин башта Казан хореография училищесында, аннары Уфадагы Чиләбе сәнгать академиясендә белем алдым.

- Син матур итеп җырлыйсың да бит әле. Ул юнәлештә дә эшләргә булыр иде.
- Сәхнәдә «Артист баласы» концертында беренче тапкыр җырларга туры килде. Киләчәк турында әйтә алмыйм. Хәзерге вакытта бию белән генә шөгыльләнергә исәп.

- Биюченең сәхнә гомере бик кыска бит. Аннан аерылгач, нишләргә уйлыйсың?
- Әлегә ул хакта уйлаганым юк. Бәлки укыту эше белән шөгыльләнергә булыр, бәлки үз эшемне ачармын. Мин бит әле Казан дәүләт аграр университетының бухгалтерлар әзерли торган бүлеген дә тәмамладым.

- Айгөл, син гаилә дә корып җибәргәнсең. Ирең кайсы яклардан, нинди һөнәр иясе?
- Ул да биюче. Без Раил Ганиев белән ансамбльгә эшкә килгәч таныштык. Бергә эшлибез. Раил Менделеев районыннан. Кечкенәдән бии.

- «Их, бүген әти исән булса иде», дип өзгәләнгән чакларың буламы?
- Әлбәттә! Әти белән шундый матур концертлар куяр идек, дип уйлыйм. Аның белән концерт куеп йөрү кызык иде миңа. Чыгыш ясаганнан соң, кулга 10 сум акча тоттыра иде ул. Әнә шул минем өчен иң кадерле акча иде. Әти исән булса, бәлки җырлар да идем.

- Әлфис Кыямовның хезмәте тиешенчә бәяләндеме икән?
- Иң мөһиме - аны халык яратты, халык күтәрде. Мине сәхнәдән: «Әлфис Кыямовның кызы», - дип игълан итүгә, тамашачы гөрләтеп кул чаба башлый. Аның җырларын «Мәйдан» каналыннан һәм «Болгар» радиосыннан яңгыраткалап торалар. Аларга рәхмәт. Шунысы кызганыч, Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исем биреләчәген үләр алдыннан үзе ишетсә дә, үзенә тапшырырга өлгерми калдылар. Ул 44 яшендә китеп барды. Әгәр исән булса, быел апрель аенда 55 яшен тутырган булыр иде. Үсеп буй җитсәк тә, безгә һаман әти җитми.

- Аның җырларын өйдә еш тыңлыйсызмы?
- Мин ялгыз калганда яисә колакчын киеп тыңлыйм, чөнки әнигә авыр булмасын дим. Әтине соңгы юлга озатуны ул бик авыр кичерде. Озак кына урын өстендә ятты. Алар бик тату яшәделәр бит.

- Әтиеңнең кайсы сыйфатлары бигрәк тә истә калган? Сезгә ниндирәк тәрбия бирергә тырышты?
- Әти һәрвакыт серле, сабыр, бөтен яктан күңеле чиста кеше иде. Юмарт булды. Әни өйдә булмаса, тәмле итеп ашарга пешерүләре истә калган. Ул безне өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтте. Кирәк чакта, коры да була белде. Йөзгә кызыллык китермәскә, дигән таләп куя иде ул. Шуңа күрә ул сүзләр минем өчен гомерлек канун булачак.

- Сәхнәдә үзе уйнап җырлаган җырчылар юк диярлек. Үз концертында да Әлфис Кыямовның кулыннан баян төшми иде. Аның баяннары бүген ни хәлдә?
- Гармунчылар ул баяннарны тик тотмаска куштылар. Ун ел саклаганнан соң, сәхнә кешеләренә тапшыр­дык.

- Әлфис кул эшләре осталарын бик хөрмәт итте. Әниегезнең әтисе Хангали абый турында да сокланып сөйләгәне булды.
- Кызганычка, әби-бабайларны әти үз артыннан алып китте. Бабайны Саба районы авылларында күпләр белә иде. Ул сәгатьләр, аэрочаналар ясый иде. Электр җиһазлары ватылса, аның янына килделәр. Иске гармуннардан яңасын ясап куя иде. Әти белән үзе тальянда уйнап җырларга ярата иде бабай. Бабай эшләгән әйберләр хәзер дә авылда сак­лана.

- Айгөл, әтиеңнең туганнары белән аралашып яшисезме?
- Әйе, алар Башкортстанда яши. Әбиебез әти кайгысыннан соң озак яши алмады. Бабай әле исән-сау. Әтинең апасы, абыйлары белән хәбәрләшеп торабыз. Ел саен Борай районына кайтып, әтинең каберен зиярәт кылып ки­ләбез.

- Энең Айрат әтиеңнең дәвамчысы булып үсеп килә. Аның киләчәген ничек күз алдына китерәсең?
- Айрат җырларга ярата. Быел 9 нчы сыйныфны тәмамлый. Спорт белән шөгыльләнә. Киләчәктә сәхнәдә җырларга теләге булса да, мин аның башка һөнәр сайлавын теләр идем.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading