16+

Болгарда рәссамнарның үз йорты булырмы?

«Казан» милли мәдәният үзәгендә узган Татарстан Рәссамнар берлегенең еллык җыелышы "Болгар. Миф һәм чынбырлык" дип аталган күргәзмәдән башланып китте.

Болгарда рәссамнарның үз йорты булырмы?

«Казан» милли мәдәният үзәгендә узган Татарстан Рәссамнар берлегенең еллык җыелышы "Болгар. Миф һәм чынбырлык" дип аталган күргәзмәдән башланып китте.

Бу да рәссамнар тарафыннан ел дәвамында башкарылган эшләрнең матур бер үрнәге буларак тәкъдим ителде. Чөнки күргәзмәгә куелган 70тән артык эшнең күбесе, нигездә, җәй көне тарихи Болгар җирендә узган арт-экспедиция вакытында башкарылды. Шуның өчен дә рәссамнар бер яктан әлеге башлангычны күтәреп алып тормышка ашыру мөмкинлеге тудырган Татарстан Мәдәният министрлыгына, икенче яктан рәссамнарны кабул иткән Болгар музей-тыюлыгы җитәкчелегенә һәм әлеге эшләрне күрсәтү мөмкинлеге биргән "Казан" милли мәдәният үзәгенә рәхмәтле иделәр.

Идарә әгъзасы Әлфия Ильясова: "Рәссамнар нинди олы эш башкарганнарын әле үзләре дә бәяләп бетерми торгандыр,"- дисә дә, Чаллыдан Факил Гайфетдинов күпләрнең күңелендәгесен җиткерде шикелле. "Мин Болгарда үз гомеремдә беренче тапкыр булдым. Андагы кебек күк йөзен минем элгәре бер кайда да күргәнем булмады. Анда башка халәт. Без бу хакта рәссамнар белән дә еш сөйләштек. Болгар җире без-рәссамнарга әйтеп бетергесез ниндидер егәр-куәт бирде. Бу киләчәктә безнең эшләрдә чагылачак әле. Тарихи материалны тирәнтен өйрәнеп, Болгарга тагын-тагын барасы килеп кайттык",- ди ул.

Лениногорск шәһәреннән халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев та куәтләде аның фикерен. "Әлеге экспедиция минем бөтен калбемне астын-өскә китерде. Без анда тарихи һава сулаганыбызны тоеп йөрдек. Инде күпме вакыт үтсә дә, әлеге темадан арына алмыйм. Аннан кайтканнан соң да 10 эш яздым."- ди ул.

Әлбәттә Болгар безнең гомерлек тема. Шуңа күрә дә еллык җыелыш вакытында Болгар музей-тыюлыгы территориясендә Рәссам йорты булдыру зарурлыгы күтәрелде дә. Чаллыдан Хамза Шарипов күтәреп чыккан әлеге идея тормышка ашса, 160 әгъзасы булган Татарстан Рәссамнар берлеге генә түгел, Болгарга юлы төшкән һәр рәссам анда үзен өендәге кебек хис итәр иде.

Узган елда башкарылган эшләрне, Казанда төрле мәйданнарда һәм районнарда (Аксубай, Актаныш, Болгар һ.б.) ачылган күргәзмәләрне барлаганда, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев, әлбәттә, Дербышкадагы балалар йортында узган хәйрия акциясенә дә тукталды. Әлеге "Раштуа әкиятләре" проекты кысасында интернатка 23 эш бүләк ителде.

Мәдәният елында башкарылган эшләр исемлегендә Бакый Урманче скверында һәм Горький паркында узган "Сәнгать паркы"н да билгеләп узарга кирәк. Соңгысында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та 100 метрлы киндердә үз имзасын - сурәтен калдырган иде.

Очраклы рәвештә, әлеге проектка килеп кушылган "Справедливая Россия " партиясе лидеры Сергей Мироновка ошады рәссамнарның башлангычы. Профессионал музыкантлар чакырып тирә-юнне гөр китергән чара ничек ошамаска тиеш соң әле ул?

Рәссамнар ял иткәндә дә эшсез тормый. Ул йә яза, йә... Әйтик, әнә Бәкер санаториесында ике атна ял иткән арада да ике күргәзмә оештырганнар.

Кыскасы, Татарстан рәссамнар берлеге эзләнә, яңадан-яңа проектлар уйлап таба тора. "Художник Татарстана" газетасы чыга башлау да шуның бер матур чагылышы. Аның беренче санын әлеге еллык җыелыш вакытында идарә әгъзасы Альберт Шиабиев тәкъдим итте.

Җыелышта күтәрелгән мәсьәләләр шактый иде. Мөдәррис Минһаҗев нефть төбәге рәссамнарының эшчәнлегенә тукталса, Юрий Бердников рәссамнарны Мавровская исемендәге офорт остаханәсен саклап калырга чакырды. Вячеслав Бибишев берлекнең сатирик секция эшчәнлеген яктыртты.

Чаллыдан Рият Мөхәммәтдиновның чыгышы милли хисләр белән сугарылган иде. Татьяна Бердникова исә Казанда балалар иҗаты өчен өр-яңа мәйдан барлыкка килүне (Илдар Зарипов исемендәге Балалар иҗаты галереясы) бәян итте, хезмәттәшлеккә чакырды.

Быелгысы ел рәссамнарны нинди вакыйгалар, нинди чаралар белән сөендерер анысын вакыт күрсәтер.

Фото www.newsfiber.com сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading