Шәһри Казан

9 февраль 2015 яңалыклары

  • 9 февраль 2015 - 14:33
    Республикада 500 меңнән артык кеше диспансеризация узган
    Табылган авыруларның 30 проценты йөрәк-кан тамыры системасына бәйле.
    706
    0
    0
  • 9 февраль 2015 - 14:14
    Татарстан - массакүләм мәгълүмат чараларына иң бай төбәк
    Татарстанда бер мең кешегә 339 данә вакытлы матбугат туры килә, Россия буенча исә нибары 152 данә. 1 февральгә республикада 1043 массакүләм мәгълүмат чарасы теркәлгән. Алар арасында 89 радио каналы һәм 73 телеканал, 665 басма мәгълүмат чарасы, 15 мәгълүмат агентлыгы, 137 электрон басма бар. Аерым алганда, татар телендә 161 газета һәм...
    666
    0
    0
  • 9 февраль 2015 - 14:11
    «Декретный»лар түләмиләр дип борчыласы булмаячак
    Быел пособие түләргә теләмәгән намуссыз оешмаларда эшләүче яшь аналарга җиңел сулап куярга да була. 2015 елның 1 июленнән тормышка ашырылучы яңа программа нигезендә Россия социаль иминиятләштерү фондының Татарстан буенча бүлеге хезмәткәрләргә пособиеләрне турыдан-туры түли.
    654
    0
    0
  • 9 февраль 2015 - 13:55
    Коллегабыз Россия Президенты медале белән бүләкләнде
    Безнең редакциядә кабат вакыйга: баш мөхәррир урынбасары Эльза Хамматова 2013 елда узган XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасының Россия Президенты тарафыннан гамәлгә куелган истәлекле медале белән бүләкләнде. Коллегабыз әлеге бүләккә Универсиада чорында kazan2013.ru сайтының татарча версиясе мөхәррире буларак күрсәткән хезмәте өчен лаек булды.
    829
    0
    0
  • 9 февраль 2015 - 13:37
    Татарстан Президенты «КАМАЗ-Мастер» командасын бүләкләде
    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә «КАМАЗ-Мастер» командасын бүләкләде.
    697
    0
    0
  • 9 февраль 2015 - 13:04
    Казан туризм буенча Россия шәһәрләре арасында бишенче урында тора
    Татарстанның Кремлен, Колшәрифен, Сөембикәсен, Болгарын телевизордан гына күреп белгән чит өлкәләрдәге милләттәшләребез быел хыялларын тормышка ашырып, бу һәйкәлләр янында селфига да төшә алачак. Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов әйтүенчә, ерактагы якын кардәшләребез өчен быел махсус программа булдырылырга мөмкин. "Безнең максат - мөмкин кадәр күбрәк ватандашыбызга заманча республиканы...
    888
    0
    0
  • 9 февраль 2015 - 12:38
    Болгарда рәссамнарның үз йорты булырмы?
    «Казан» милли мәдәният үзәгендә узган Татарстан Рәссамнар берлегенең еллык җыелышы "Болгар. Миф һәм чынбырлык" дип аталган күргәзмәдән башланып китте.
    739
    0
    0
  • 9 февраль 2015 - 11:35
    «ШК» журналисты Кукмараның Зур Сәрдек авылында кич утырып кайтты
    Сез соңгы тапкыр кайчан кич утырдыгыз? Хәтерләмисездер шул. Хәзер җыелышып кич утырулар юк инде, алар үткәндә калды дисәм, бар икән андый авыллар. Кукмара районының Зур Сәрдек авылында әле дә саклана ул матур йола.
    1304
    0
    0
  • 9 февраль 2015 - 11:01
    Африка студентлары да чаңгыга басты
    Узган якшәмбедә башкалада Африка һәм Азия илләре студентларына кадәр чаңгыда табигать кочагына чыкты. Казанлыларны инде әйткән дә юк.
    693
    0
    0
  • 9 февраль 2015 - 08:40
    Куй да, тынычлап йөр... Илфак Шиһаповның түләүле паркинглар турында уйланулары
    Казанда, дөресрәге Казанның үзәгендә муниципаль паркинглар ачыла дигән хәбәрне ишеткәч, гадәттә үзәккә метро белән генә йөрсәм дә, бу юлы машина белән чыгып киттем. Кызык бит, ниһаять Казанның бер проблемасына әйләнгән машина кую мәсьәләсен дә хәл итәргә уйлыйлар. Чөнки тормыш авырлыгын зарлана-зарлана шул хәлгә җиттек ки, хәзер йорт саен диярлек икешәр...
    760
    0
    0
  • 9 февраль 2015 - 08:33
    Паркинглар тәүлек буена эшләячәк
    "Шәһри Казан" газетасының 3 февраль санында хәбәр иткәнебезчә, Казанның үзәк өлешендәге урамнарда һәм мәйданнарда муниципаль паркинглар эшли башлаячак. Февраль сынау-өйрәнү ае сыйфатында узып китәчәк, марттан түләү тәртибе кертеләчәк. Паркингтан файдаланган өчен түләргә "онытсаң", март аенда әле кисәтү генә ясала, ә апрельдә штрафлар инде рәсми рәвештә язылачак һәм аларны түләргә туры...
    709
    0
    0
  • 9 февраль 2015 - 08:10
    Кукмарада сноуборд буенча чемпионат узды
    Кукмараның тау чаңгысы базасы комплексында сноуборд буенча ачык чемпионат узды. Әлеге чара Сочида узган кышкы Олимпия уеннарына бер ел тулу уңаеннан оештырылды. Ярышларда Ижау, Әлмәт, Казан шәһәрләреннән һәм Киров өлкәсеннән килгән сноубордчылар катнашты. Ярышка килүчеләрне район җитәкчесе Сергей Димитриев, Россиянең атказанган тренеры, Татарстан Республикасы инвалидлар иҗтимагый оешмасы рәисе, бик күп...
    664
    0
    0
  • 9 февраль 2015 - 07:49
    Яшел Үзән инкассаторы мультфильм персонажы булган
    "Событие" порталы һәм FILMFAY студиясе «Мультсобытия» махсус проектының яңа сериясен чыгарды. Әлеге мультфильмның төп ролендә - банктан 63 млн. сум акча урлап качкан Яшел Үзән районы инкассаторы Игорь Богаченко. Фото sntat.ru сайтыннан алынды
    637
    0
    0
  • 9 февраль 2015 - 06:53
    Зәйдә чаңгы һәм биатлон үзәге булачак
    Зәй районы Федот авылы янында урнашкан чаңгы базасы чаңгы һәм биатлон үзәге итеп үзгәртеләчәк. Бу хакта Мәскәүдә узган Россия Федерациясе Спорт министрлыгы коллегиясендә сүз алып барылды. Әлеге үзәкне төзер өчен 350-400 миллион сум акча бүленер дип көтелә, диде Татарстан Республикасы Чаңгы һәм биатлон федерациясе вице-президенты Эдуард Галиев.
    706
    0
    0
  • 9 февраль 2015 - 06:14
    Чаллыда анимацион фильмнарны балалар төшерәчәк
    Чаллы шәһәренең IТ- паркында мультипликация үзәге ачыла. Әлеге үзәктә балаларны анимацион фильмнар төшерергә өйрәтергә ниятлиләр. Дәресләр 18 февральдән башланып 2,5 ай дәвам итәчәк.
    659
    0
    0
Реклама