16+

Габдулла Тукай премиясенә кем лаек?

Габдулла Тукайның әдәби музеенда, елдагыча, дәүләт бүләге кандидатлары белән очрашу узды. Иҗатташ дуслар булсалар да, бу очракта алар бер-берсенә көндәш, барысы да иң мәртәбәле бүләккә дәгъвалый бит. Күренекле шагыйрә Клара Булатова турында аның укучысы - журналист Атлас Гафиятов сөйләде. Шагыйрәнең 50 дән артык китабы булуын үрнәк итеп китерде, шул ук...

Габдулла Тукай премиясенә кем лаек?

Габдулла Тукайның әдәби музеенда, елдагыча, дәүләт бүләге кандидатлары белән очрашу узды. Иҗатташ дуслар булсалар да, бу очракта алар бер-берсенә көндәш, барысы да иң мәртәбәле бүләккә дәгъвалый бит. Күренекле шагыйрә Клара Булатова турында аның укучысы - журналист Атлас Гафиятов сөйләде. Шагыйрәнең 50 дән артык китабы булуын үрнәк итеп китерде, шул ук...

Габдулла Тукайның әдәби музеенда, елдагыча, дәүләт бүләге кандидатлары белән очрашу узды. Иҗатташ дуслар булсалар да, бу очракта алар бер-берсенә көндәш, барысы да иң мәртәбәле бүләккә дәгъвалый бит.

Күренекле шагыйрә Клара Булатова турында аның укучысы - журналист Атлас Гафиятов сөйләде. Шагыйрәнең 50 дән артык китабы булуын үрнәк итеп китерде, шул ук вакытта аны балаларда әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләгән педагог буларак та искә алды. Заманында Клара апа үзенең диплом эшен дә шигырь юллары белән язган.

Язучы Камил Кәримов әлеге бүләккә быел өченче тапкыр тәкъдим ителә.

- Мин үз иҗатым өчен оялып яшәмим. Мин башкалардан ким, дип уйлап йөрсәң, иҗат итүнең кирәге юк, - дип саный язучы.

Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан балаларга атап язылган шигырь китабы өчен тәкъдим ителгәнгә күрә, тамашачы аның берничә шигырь укуын да сорады. Кандидатларга бирелгән:"Сез барыгыз да үзегезне бу бүләккә лаек, дип саныйсызмы?" - дигән сорауга гына җавап бирүне кирәк санамады.

"Безнең мирас" журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон үзенең сүзен Габдулла Тукайның әдәби музее начар хәлдә булуына борчылудан башлады. Ул башкалабызда әдәбият музее да булуын тели.

Рәссам Ирина Колмогорцева иҗаты белән музейда танышырга мөмкин иде. Анда рәссамның "Габдулла Тукай һәм Казан" дигән график эшләре куелган. Гомер буе балалар китапларын бизәгән рәссам Габдулла Тукай иҗатына да хөрмәт белән каравын әйтте.

Режиссер Илдар Матуров үзе төшергән "Моя линия" һәм "Туфан Туфан инде ул" фильмнары белән таныштырды. Ә тамашачы исә аның үз телебездә сөйләмәвен тәнкыйтьләп алды.

Кандидатлар арасында иң өлкәне - быел 90 яшен тутырачак Харис хәзрәт Салихҗан. Ул дин белән фәннең бәйләнеше турында сөйләде. Үзенең китабын тамашачыга тәкъдир итте.

Очрашуга килүчеләргә "Алтын Урда" балетыннан күренешләр күрсәтелде. Төп рольләрне башкаручы , шулай ук Тукай бүләгенә кандидатлар - Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры артистлары Кристина Андреева белән Михаил Тимаев әлеге балетны чит ил тамашачылары да яратып калуын әйтте.

Фото: intertat.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading