16+

“Калфаклар ташлы булсын дидем”

Зөһрә белән күптәннән аралашып йөрибез. Эш буенча да гел элемтәдә булырга туры килә, Зөһрә Гыйбадуллина – Республика балалар клиник хастаханәсенең матбугат үзәге җитәкчесе.

Зөһрә белән күптәннән аралашып йөрибез. Эш буенча да гел элемтәдә булырга туры килә, Зөһрә Гыйбадуллина – Республика балалар клиник хастаханәсенең матбугат үзәге җитәкчесе.




Баксаң, танышым кул остасы да икән әле. Гадәти булмаган ташлы калфаклар чигә башлаган ул. Үзизоляция вакытында да тик ятмый, шәхси йортлары янәшәсендәге ярдан агач ботакларын җыеп кайтып, алардан төрле матурлыклар тудырган.

Зөһрә белгечлеге буенча филолог-тәрҗемәче. Бик күп чит илләрдә булган, инглиз, төрек, гарәп телләрендә иркен аралаша. Ире Искәндәр белән өч бала – Йосыф, Сафия, Динәне тәрбияләп үстерә алар. Әңгәмәдәшем элегрәк топиарийлар ясау белән мавыккан. Хәзер калфак белән пардан алкалар ясый. Калфаклары да гади түгел – ташлы.


– Соңгы елларда калфак ясау модага кереп китте. Төрле ярминкәләрдә катнашканда, кул осталарының продукцияләре белән таныштым, төрле калфакларны күрдем, тукта әле мин дә чигеп карыйм, дигән фикергә килдем. Төп максатым – калфакларым сыйфатлы һәм кабатланмаган булырга тиеш иде, – ди Зөһрә.

Аларның нәселләрендә буыннан-буынга күчеп килә торган әбиләренең мәрҗәнле калфаклары саклана икән.
– Кара бәрхеткә, ар мәрҗән чигелгән калфак күзалдымнан китмәде. Хәзер күп калфаклар чигүле бит. Кабатланасым килми. Ниндидер зәвыклы, үзенчәлекле калфак чигәсе килә. Уйладым-уйладым да, бәрхеттән ясалган, таштан чигелгән калфак булдырдым. Элегрәк алып куйган берничә төсле, ярым кыйммәтле ташларым бар иде. Мәскәүдә яшәгән чакта бер таныш әби миңа яшь чагында сатып алган табигый алтынсу төстәге бәрхет бүләк иткән иде.
– Син кул эшләренә хирыс икәнсең, тукымаларымны, борынгы җепләремне сиңа бирсәм, күңелем тыныч булыр, үзем шөгыльләнмим инде хәзер, дип миңа бүләк итте ул аларны. Менә ул бәрхет белән асылташларга чират җитте. Мин алкалар белән пардан калфаклар чигә башладым, – ди Зөһрә.
Киләчәктә бу шөгылен тагын да киңрәк җәелдерергә җыена. “Калфакларның дәрәҗәсен күтәрергә кирәк”, – ди Зөһрә Гыйбадуллина.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading