16+

Хәйриячелек ул сиңа меңе белән әйләнеп кайтачак...

Үтә дә йомшак тавышлы, алтын куллы, заманча рухлы рәссам Светлана Савельеваның иҗат җимешләреннән үзенә күрә бер сихрилек, нур бөркелә. Аның эшләрен Инстаграмнан күреп алдым. Башкортстанның Октябрский шәһәрендә туып-үскән яшь кыз биш ел элек Казан башкаласына күченеп килә.

Хәйриячелек ул сиңа меңе белән әйләнеп кайтачак...

Үтә дә йомшак тавышлы, алтын куллы, заманча рухлы рәссам Светлана Савельеваның иҗат җимешләреннән үзенә күрә бер сихрилек, нур бөркелә. Аның эшләрен Инстаграмнан күреп алдым. Башкортстанның Октябрский шәһәрендә туып-үскән яшь кыз биш ел элек Казан башкаласына күченеп килә.

Светлана Савельева: “Хыялымда хәйриячелек проектларында иганәче булу”
Туризм буенча халыкара академиясендә икътисадчы һөнәрен үзләштерә. Балачактан кул эшләренә мөкиббән булган Светлана үз куллары белән уенчыклар тегә, рәсем ясау белән мавыга. Шулай да җан тынычлыгы өчен ул рәсем ясауга өстенлек бирә. Нигездә, ул интерьер картиналары иҗат итә.
- Элек портретлар ясарга яраттым. Алар минем бик әйбәт килеп чыкты. Соңгы елларда интерьер картиналарына өстенлек бирәм. Заманча иҗат күңелемә күбрәк хуш килә. Портретлар да ясыйм, әмма алай ук тирәнгә китеп түгел. Мине абстракция, геометрия  кызыксындыра. Күләмле, текстуралы картиналар ясау ошый.

Картиналарны эпоксид сумала, акрил, поталь, текстуралы паста кебек материаллардан барлыкка китерәм. Рәссам Аделина Акбировадан курслар алдым. Ул төрле техника кулланып, интерьер картиналары ясарга өйрәтте. Шәхсән үземә рельефлы һәм күләмле картиналар эшләргә ошый, - дип уртаклашты Светлана Савельева.

Хәзерге вакытта Светлананың 20 гә якын картинасы бар. Ул аларны Казанда урнашкан берәр хәйриячелек фондына иганәче буларак тапшырасы килә. Аукционга куеп сатканнан соң, кергән акчаларны хәйрия өмет иткән балаларга өләшүен тели.  

Бу эштә Светлананың тәҗрибәсе бар баруын. Мәскәүдәге “Планета добра” хәйрия фонды аны эзләп табып, картинасын сораган булган. Ике дә уйламыйча, яшь рәссам ризалашып, 40 х 50 үлчәмле картинасын почта аша Мәскәүгә бүләк итеп җибәрә.
- Чын күңелемнән текстуралы паста, эпоксид сумала, акрил белән башкарып чыккан картинамны бүләк итеп җибәрдем. Дөресен генә әйткәндә, картиналарны акча өчен ясамыйм. Аларны хәйрия фондлары аша бүләк итә алсам, бу эшем миңа күпкә саваплы булачак. Хәйриячелек ул сиңа меңе белән әйләнеп кайтачак. Хыялымда хәйриячелек проектларында иганәче булуымны дәвам итү. Сезнең газета аша хәйрия фонды вәкилләре табылса, бик теләп бүләк итәр идем, - дип уртаклашты Светлана Савельева.

Эльза Газизова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading