16+

“Шәһри Казан” газетасының күргәзмәләр залында Нәҗип Нәккаш мастер-класс уздырды

"Шәһри Казан" газетасының күргәзмәләр залында айдан артык инде күренекле хаттат, Татарстан Рәссамнар берлеге һәм Россия каллиграфлары милли берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нәҗип Исмәгыйлевнең (Нәҗип Нәккаш) "Сүз онытылыр, язу калыр" дип аталган шәхси күргәзмәсе эшли. Шәмаиль, тугра, ләүхә - бу сүзләр күптән инде Нәҗип Нәккаш исеме белән янәшә йөри....

“Шәһри Казан” газетасының күргәзмәләр залында Нәҗип Нәккаш мастер-класс уздырды

"Шәһри Казан" газетасының күргәзмәләр залында айдан артык инде күренекле хаттат, Татарстан Рәссамнар берлеге һәм Россия каллиграфлары милли берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нәҗип Исмәгыйлевнең (Нәҗип Нәккаш) "Сүз онытылыр, язу калыр" дип аталган шәхси күргәзмәсе эшли. Шәмаиль, тугра, ләүхә - бу сүзләр күптән инде Нәҗип Нәккаш исеме белән янәшә йөри....

"Шәһри Казан" газетасының күргәзмәләр залында айдан артык инде күренекле хаттат, Татарстан Рәссамнар берлеге һәм Россия каллиграфлары милли берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нәҗип Исмәгыйлевнең (Нәҗип Нәккаш) "Сүз онытылыр, язу калыр" дип аталган шәхси күргәзмәсе эшли. Шәмаиль, тугра, ләүхә - бу сүзләр күптән инде Нәҗип Нәккаш исеме белән янәшә йөри. Күргәзмәдә 60 ка якын эш һәм аларның һәркайсында авторның рәссамлыгын гына түгел, галимлеген дә күрәбез. Борынгы татар әдәбиятын өйрәнгән галим буларак, шәмаилләрендә борынгы шагыйрьләрнең әсәрләрен дә, Коръәннән хәдисләрне дә бик урынлы кертеп җибәрә автор. Никадәр мәгълүмат, никадәр нечкәлек, затлылык дип сокланып карыйсың күргәзмәне. Шул ук вакытта әлеге күргәзмәнең моңа кадәр булганнарыннан шактый аерылып торуын да әйтергә кирәк, чөнки бу юлы күргәзмә Исмәгыйлевларның өч буын вәкилен - Нәҗип Нәккашның улы Назыйм һәм 3 яшьлек оныгы Нариманның эшләрен дә тәкъдим итә.
Әлбәттә, боларның берсе дә редакциягә аяк басучыларның игътбарыннан читтә калмый.
Шәмаил сүзенең үзендә генә дә әллә никадәр могҗиза сыйган сыман. Ә инде аның ясалу серләренә төшенү, әлеге техникада үз кулларың белән нәрсәдер эшләп карау - бусы инде бөтенләй яңа үр, үзеңне сынап карау өчен яңа мөмкинлек. Үткән атнада Казан шәһәренең 3нче сәнгать мәктәбе һәм Киров районының 4нче гимназия-интернатыннан бер төркем балалар "Шәһри Казан" газетасының күргәзмәләр залында булып, нәкъ менә әлеге борынгыдан килгән серле язуның ни рәвешле башкарылуын белеп-өйрәнеп, аның иң матур үрнәкләрен күреп киттеләр.
40ка якын бала катнашты Нәҗип Нәккаш уздырган осталык дәресендә. Иң элек рәссам балаларны үзенең күргәзмәсе белән таныштырып чыкты. Әдәбият дәресе белән рәсем дәресен менә шулай бергә дә уздырып була икән бит! Аннан эш башланды. Беренче эш итеп хаттат һәр балага кәгазь битенә гарәби язуда үзе теләгән исемне язып бирде. Аннан ул язуны пыяла астына тискәре ягына әйләндереп куеп. маркер белән пыялага күчерделәр. Пыялада кара контурлы язу пәйда була. Бу урында эшнең өчтән бере эшләнде дияргә ярыйдыр. Аннан язуның як-яклары - фоны үзең теләгән төскә буяла. Буяуның куе булуы шарт. Пыяла җирлекне буяп киптергәннән соң, исемнең буш калган эчен тутыру өчен сул яклап ялтыравык кәгазь куела һәм эшне кысалап куясы гына кала.
Карап торуы гына җиңел кебек, иллә мәгәр кулга тотып эшли башласаң, нечкәлекләре җитәрлек бу эшнең. Чиста-пөхтә дә булсын, төсләр дә ярашсын, укылсын да... Күргәзмә эргәсендә узган осталык дәресе тәмамланганда һәркемнең кулында үзе ясаган тугра иде.
- Мондый дәресләрне теләсә-кем белән уздырып булмый. Азмы-күпме кулы ятып торган балалар белән эшләү җиңелрәк. Әмма әле алар өчен дә бу беренче чирканчык булды. Алга таба да пыялада шәмаил эшләсеннәр дип мин аларга үз кулым белән язылган алфавит та биреп җибәрдем. Анда татар авазлары өчен кирәк булган өсәмә билгеләр дә бар. Сатуда булган китапларда мондый билгеләр юк, анда чиста гарәп гарефләре генә. Иң мөһиме - балалар бик канәгать калды. Без моны үзебез дә эшли алабыз икән, дип шаккатты, - ди Нәҗип әфәнде.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading