16+

2024 елда Россия буенча дәүләт программасы акчаларының иң күбе Татарстанда булачак

Киләсе елга республикада «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру өчен 5,3 миллиард сум акча тотылачак.

2024 елда Россия буенча дәүләт программасы акчаларының иң күбе Татарстанда булачак

Киләсе елга республикада «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру өчен 5,3 миллиард сум акча тотылачак.

Шуның 3,7 миллиарды – федераль бюджеттан. Агымдагы елның лимитыннан бу 2,3 миллиард сумга күбрәк. Шул рәвешле 2024 елда Россия буенча дәүләт программасы акчаларының иң күбе Татарстанда булачак, дип хәбәр итте Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров  Татарстан Дәүләт Советының илленче утырышында. 

Әлеге чаралар авылларда яшәүче 52 гаиләне 3,8 мең квадрат метр торак белән тәэмин итәргә, 92 җәмәгать киңлеген булдырырга, шул исәптән 5 чакрым юл төзергә, 44 чакрым машина юлын төзекләндеррегә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш «Авыл территорияләренең заманча йөзе» федераль проекты буенча 10 социаль һәм 9 инфраструктура объектын файдалануга кертергә ярдәм итәчәк.

Аерым алганда болар –  Байлар Сабасында кан тамырлары үзәген, Мамадыш шәһәрендә күпфункцияле үзәк, Кукмара шәһәрендә 375 урынлы мәктәп, Балык бистәсендә яшьләр үзәге һәм сәнгать мәктәбе, Апас бистәсендә 80 урынлы балалар бакчасы, Кукмара һәм Апаста 2 спорт объекты, чистарту корылмалары, 16,7 чакрым су, 8,9 чакрым газ белән тәэмин итү челтәре, 3 чакрым суүткәргеч.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading