16+

«Абилимпикс» бәйгесендә 100 яшьлекләр дә катнаша ала

Татарстанда 11 апрельдән 25 майга кадәр инвалидлар һәм физик мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында һөнәри осталык буенча VI нчы төбәк чемпионаты башланды.   Бәйге 87 һөнәр төрендә Казан, Чаллы, Түбән Кама, Лениногорск, Чистай, Кукмара, Бөгелмә, Нурлат, Әлмәт шәһәрләрендә һәм Арча, Лаеш муниципаль районнарында уза.

«Абилимпикс» бәйгесендә 100 яшьлекләр дә катнаша ала

Татарстанда 11 апрельдән 25 майга кадәр инвалидлар һәм физик мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында һөнәри осталык буенча VI нчы төбәк чемпионаты башланды.   Бәйге 87 һөнәр төрендә Казан, Чаллы, Түбән Кама, Лениногорск, Чистай, Кукмара, Бөгелмә, Нурлат, Әлмәт шәһәрләрендә һәм Арча, Лаеш муниципаль районнарында уза.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин башлангычында “Россия-мөмкинлекләр иле” автоном коммерциячел булмаган оешма төзелә. “Абилимпикс” хәрәкәте - президент платформасының бер эшчәнлек юнәлеше.

 — Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә республикада “Абилимпикс” хәрәкәте елдан-ел җанлана бара. 2017 елдагы республика бәйгесендә санаулы гына кешеләр катнашкан булса, узган ел инде 75 һөнәр төрендә 780 конкурсант чыгыш ясады,- диде “Татарстанның һөнәр төрләрен үстерү үзәге” автоном коммерциячел булмаган оешманың генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин.

Быелгы төбәк чемпионатында 935 кеше катнаша. Алар “Мәктәп укучылары”, “Студентлар” һәм белгечләр категорияләренә бүленә. Теш технигы, медицина һәм социаль хезмәт күрсәтү, аяк киеме төзәтү, мультимедиа журналистикасы, виртуаль һәм тулыландырылган яссылык төзү, пилотсыз очкычларны идарә итү, су технологияләре кебек яңа төр бәйгеләр дә кертелгән. Эмиль Гобәйдуллин “Шәһри Казан” газетасы хәбәрчесе соравына җавап биреп әйткәнчә, “Абилимпикс” бәйгесендә 14 яшьтән башлап катнашып була, ә  өлкән яшь чиге бетерелгән. 
— Теләге булган кеше рәхим итсен!- диде Эмиль Гобәйдуллин.
— Безнең предприятиедә физик мөмкинлекләре чикле  18 кеше эшли, аларга хезмәт шартлары тудырылган. Инвалид хезмәткәрләребез алар һәрвакыт елмаялар, үзләренең эшли алуларына шатланалар. Быел бездән 3 эшче чемпионатта катнаша, бик нык әзерләнделәр. Тырышлыклары җиңү булып әверелсен иде инде,-диде “Казан шәһәренең азык-төлек һәм социаль тукландыру департаменты” җитәкчесе Рима Мөхәммәтшина.

Казанның сәүдә-икътисад техникумы директоры Рәмзия Савченко сөйләгәнчә, студентлар һөнәр бәйгеләрендә актив катнаша. 
— Җиңел сәнәгатьтә тегүче һөнәрләренә кытлык күзәтелүен исәпкә алып, тегүчеләр дә укытабыз. Бу төрдәге бәйге “Абилимпикс” программасына да кертелгән,-диде Рәмзия Савченко.

Һөнәри бәйгеләр эксперты Григорий Козлов белән “Абилимпикс” җиңүчесе Илина Баймуратова сүзләренә караганда, чемпионатлар камиллекне үстерү һәм үзеңне таныту мөмкинлеге тудыра. Шул ук вакытта ул аралашу һәм дуслашу мәйданы да. Мәсәлән, парикмахер Лилия белән ташчы Айнур Әскаровлар “Абилимпикс” чемпионатларында танышып гаилә корган. 

Татарстан төбәк бәйгесендә җиңү яулаган кешеләр Мәскәүдә август аенда узачак “Абилимпикс” чемпионатында республика исеменнән чыгыш ясый.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading