16+

Аягыңны Лаеш “диңгезе”нә барып тыксаң да оят түгел...

Коронавирус тудырган үзизоляция режимына өч айдан артык, акрынлап чикләүләр бетерелә, тормыш элеккеге хәленә кайтырга маташа.

Аягыңны Лаеш “диңгезе”нә барып тыксаң да оят түгел...

Коронавирус тудырган үзизоляция режимына өч айдан артык, акрынлап чикләүләр бетерелә, тормыш элеккеге хәленә кайтырга маташа.

Бикләнеп яткан халык нормаль яшәү шартларына омтыла – күбесе саклану чаралары турында онытып, пляжларга барып сузылып ятты, суга чумды, җылы якларга очучылар бар. Халык дүрт дивар арасында ятып туйган, аның иреккә чыгасы килә.

Бикләнеп яту кызык хәл түгел, әмма аның вакытлыча гына икәнен аңлаганда, түзәргә дә була. Һәркем моны аңлап эш иткәндә, нәтиҗәсе яхшырак булыр иде. Әмма үзе тотып, татып карамаганнар моны аңламый, ул диванында ятып акыл сата, тәрәзәдән аягын чыгарып кызынган була, акча эшләп булмаганына үкенә.
Җир йөзендә бернәрсә дә мәңгелек түгел, югыйсә. Ә менә үзизоляция беркайчан да бетмәсә, калган гомер дүрт дивар арасында үтсә, күпләр акылдан шашар иде, мөгаен. Кайберәүләр өчен бу бикләнү бернинди яңалык булмады, алар аңа ияләнгән инде. Сүз физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр турында бара. Бикләнү чоры узып, башкалар урамга агылганда, урын-җир өстендә, инвалид арбасындагылар изоляциядә кала бирә. Сау-сәламәт һәм тормышлары чагыштырмача уңышлырак булганнарның яз айларында вакытлыча изоляцияләнүе алда атап үтелгән халыкныкы белән бик аз гына тәңгәл килә. Аларның күбесе урамга бөтенләй чыкмый, эч пошканнан гына аягын тәрәзәдән тыгып кызынган булып кыланып та ятмыйлар. Ни гаҗәп, әмма алар азрак зарлана. Пандемия чорында да, аңа хәтле дә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрне искә төшерүчеләр күп булдымы икән? Бөтенләй үк юк түгел, әмма бүген кеше хәленә керә белү модада түгел бит, ә модада булмаган гамәл белән шөгыльләнү файда китерми. Бу кояш тотылганын күзәткән кебек, онытылгалый кайчакта...

Ә пандемия бетеп тә, изоляциядән чыгу мөмкинлеге булмаганнар илдә 1,4 миллионга якын. Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында хатын-кызлар күбрәк икән, аларның күбесе 60 яшьтән өлкәнрәк. Ә балалар арасында инвалид арбасында, яки урын-җир өстендә булучыларның күп өлеше, киресенчә,  ир балаларга туры килә. “Пандемиядән соң дөнья башка төрле булачак” - бу сүзләрне яз айларында еш ишеттек. Янәсе, адәм баласының психологиясе үзгәрәчәк, тормышка карашы башка төрле булачак.

Ана сөте белән кермәгәнне, кибет сөте белән генә кермәс инде ул, үзизоляциядән чыгып, тормышның ямен татып яши башлагач, психология элеккеге халәтенә кайта да утыра. Тормыш үзгәреп, сынауларын да биреп тора, аның белән бергә без дә үзгәрергә, тирә-юньдәгеләргә, башкаларның бәласенә күбрәк игътибар бирергә тиешбез кебек. Әмма өч ай бикләнеп ятуны дөнья ахырына тиңләп, җәйне күрмичә калабыз, Сабан туйлары булмый дип пошамаганга төшкәннәрнең бик азы гына нәтиҗәләр ясар төсле. Коронавирусы бетеп, үзизоляциядән моңарчы безнең игътибардан читтә калганнар белән бергә чыкканда – үзгәрешләр искиткеч булыр иде. Сауганда бер көтмәгәндә генә сыер койрыгы белән авызга китереп сылаганы кебек, тормыш кискен генә үзгәреп киткән очракта, һәркемнең  онытылып калмаслыгына ышанычы күбрәк булыр иде. Бу очракта пандемиядән соң иркен сулыш алып, изоляциядән чыгып, аягыңны Лаеш “диңгезе”нә барып тыксаң да оят түгел...  

Фото:http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading