Кануннарны бозган 837 чит ил кешесе башкалабыздан китәргә мәҗбүр булачак.
Казан шәһәренең милләтара һәм динара координация советының; чит ил гражданнары арасында хокук бозуларны чикләү буенча эшче төркеменең; Казан шәһәрендә Татарстан Республикасының телләр турындагы законын гамәлгә ашыру буенча муниципаль комиссиясенең уртак утырышы булды.
—Чит ил кешеләренең Россия законнарын төгәл үтәүләре зарур. Татарстанда 2023 ел – Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында күпсанлы чаралар уздырылды. Игъланнар ике дәүләт телендә дә дөрес итеп язылган булырга тиеш,-дип әйтеп үтте үзенең кереш сүзендә утырыш рәисе, Казан шәһәре Башкарма комитетының телләр мәдәнияте өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру буенча бүлек җитәкчесе Айсылу Гатина.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча миграция мәсьәләләре идарәсенең бүлек җитәкчесе урынбасары Наталья Абросимова докладында әйтелгәнчә, Татарстан башкаласында 40 мең чит ил гражданы яши. Казанга 170 илдән килгәннәр, иң күбесе-Үзбәкстаннан. Таҗикстан, Төркия, Кытай халкы да безне үз итә.
—Казанда 12,5 мең чит ил студенты укый. Быел 1,5 мең кеше Россия гражданлыгына гариза язды. Ләкин, миграция таләпләрен үтәмәүчеләр дә бар, 11 айда шундый 9 мең факт ачыкланды. Суд 1 750 чит ил гражданына үз илләренә кайтып китүне мәҗбүр иткән карар чыгарды, 837 кеше Казаннан үз ихтыярында китәргә тиеш,-диде Наталья Абросимова.
“Метроэлектротранс” муниципаль унитар предприятиесе генераль директорының урынбасары Дмитрий Белянин сөйләгәнчә, әлеге предприятиедә 335 чит ил гражданы эшли. Болар: үзбәкләр һәм таҗиклар.
—Тулай торакта чит илләрдән һәм Татарстанга күрше-тирә төбәкләрдән 300 кеше дус-тату яши. Нәүрүз, Майчабу бәйрәмнәрен бергәләшеп матур итеп үткәрәбез,-диде Дмитрий Белянин.
Казан федераль университеты проректоры Тимерхан Алишев сүзләренә караганда, безгә күбрәк Урта Азия дәүләтләреннән киләләр. Төрекмәнстан, Үзбәкстан, шулай ук Колумбия белән Эквадор илләреннән дә студентлар бар. Соңгы елларда укырга Кытайдан актив килә башлаганнар.
—Университетта тулай торак кытлыгы күзәтелә. Чит ил студентларының “Интернациональ дуслык” клубы эшли. Татарстанның “Халыклар дуслыгы йорты” белән берлектә чаралар үткәрәбез. Чит илләрнең Казандагы Генераль консуллыклары хезмәткәрләре очрашуларга теләп килә,-диде Тимерхан Алишев.
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамил Фатыйхов үзләрендәге мәдәният учреждениеләрендә 123 иҗат түгәрәге эшләвен әйтте.
—Казанлылар мөрәҗәгате нигезендә, идарәче компанияләр торак йортлардагы хаталы язулы 50 игъланны алмаштырды. Офислардагы 93 игълан тактасы да дөрес итеп кабаттан куелды,-диде Рамил Фатыйхов.
Татарстан Республикасының Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары Олег Хисамов сөйләгәнчә, игълан такталарындагы хаталарны ачыклау буенча Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе белән Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил башлангычында конкурс оештырылган.
—Халыктан 3 елда хаталы игъланнарны күрсәтеп 11 298 хәбәр керде. Муниципаль берәмлекләр хакимиятләрендә тәрҗемәчеләр эшли, тик аларның кайберләренең үз вазифаларына битараф караулары сизелә. Дәүләт теле буларак татар телен игълан такталарында куллану буенча белешмә әзерләнде, ул методик белешмә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең сайтына урнаштырылды,-диде Олег Хисамов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар