16+

Блокираторлар кую гамәле төрле маҗаралар да тудыра

Казанда быелның 6 аенда муниципаль парковкаларда, дәүләт теркәү номерын салдырып куеп калдырылган машиналарның тәгәрмәчләренә 269 мертәбә блокиратор куелган. Шәһәрнең транспорт комитеты рәисе Әмир Сафин “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә сөйләгәнчә, шушы чара нәтиҗәсендә 6 айда керемнәрне югалту 100 мең сумга кадәр кимегән.

Блокираторлар кую гамәле төрле маҗаралар да тудыра

Казанда быелның 6 аенда муниципаль парковкаларда, дәүләт теркәү номерын салдырып куеп калдырылган машиналарның тәгәрмәчләренә 269 мертәбә блокиратор куелган. Шәһәрнең транспорт комитеты рәисе Әмир Сафин “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә сөйләгәнчә, шушы чара нәтиҗәсендә 6 айда керемнәрне югалту 100 мең сумга кадәр кимегән.

– Муниципаль парковкаларга машиналарны номерсыз калдыру мәсьәләсе тулысынча хәл ителмәде әле, ләкин мондый очраклар нык азайды. “Шәһәр парковка яссылыгын оештыручы” мунципаль-коммуналь учреждениесының күзәтчелек хезмәте ярты елда кагыйдә бозуның 1,5 мең фактын ачыклады. Административ-техник инспекция идарәсе белән берлектә рейдлар көн саен үткәрелә. Дәүләт теркәү номеры булмаган машиналар тәгәрмәченә блокиратор салына. Блокираторда контакт-үзәкнең телефон номеры күрсәтелгән. Машинаның алгы тәрәзәсенә тәгәрмәчнең блокировкалануы турында белдерү ябыштырыла, – диде Әмир Сафин.

Быелның беренче яртысында 203 машина йөртүче административ җавапка тартылган, гомум исәптә 130 мең сум штраф салынган. Бу чаралар ярдәмендә парковкалардан файдалану 70 процентка, ә түләүләр керү 27 процентка арткан.
 – Блокираторлар кую гамәле төрле маҗаралар да тудыра. Машиналар тәгәрмәчләренә куелган 24 җайланманы урлап алып киттеләр яки ваттылар. Бу кешеләр табылды, аларга административ эш кузгатылды. Дәүләт теркәү номерын салдырып куеп калдырылган машиналар тәгәрмәчләренә блокираторлар беркетү дәвам итәчәк, – дип кисәтте Әмир Сафин. 

Соңгы елларда Казан урамнарында транспорт чаралары нык артты. Моңа муниципаль парковкаларга машиналарны дәүләт теркәү номерсыз куеп калдырулар да этәрде. 2021 елның 23 декабреннән Казанда муниципаль парковкаларда номерсыз калдырылган машиналарның тәгәрмәченә блокиратор куела башлады.

Парковка өчен түләү тәртибе
Казанда муниципаль парковка өчен түләүне мобиль кушымта аша башкаручылар 67 процентка җиткән. Автомобильчеләрнең 1 проценты парковкалардагы паркоматлардан файдалана. Тагын 32 процент кеше түләүне СМС аша башкара. Соңгы 4 елда муниципаль парковка бәясе артмаган. “Казанский паркинг” автомат мәгълүмат челтәре-системасы программасы яңартылган, нәтиҗәдә мобиль кушымта яхшырак эшли башлаган. Машина куеп торган өчен “Горпарковки” федераль челтәре мобиль кушымтасы аша да түләп була. Әлеге челтәр Россиянең 13 шәһәрен колачлый.

Автомобильчеләр, Яндекс Рау челтәрен файдаланып, алдан ук “Казанский паркинг” һәм “Горпарковки” мобиль кушымталарына парковка хисабына акча күчерә ала. Сбер Рау системасы аша контактсыз түләү алымына да сынау үткәрелә. Бүген парковкаларның түләү порталларына 256 мең кеше теркәлгән, 545 мең кеше муниципаль парковкалардан бер мәртәбә булса да файдаланган. Быелның беренче яртысында парковкаларда яңа кулланучылар 33 мең кешегә арткан.

Казанда 165 мәйданчыкта урнашкан муниципаль парковкаларда 6648 автомобиль урыны исәпләнә. Шәһәрнең бердәм парковка яссылыгы 2015 елның февралендә оештырылды.

 Фото: Денис Гордийко

https://kzn.ru/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading