2024 елда Татарстан Республикасы бюджетында 14 илкүләм проектны гамәлгә ашыру кысаларындагы чараларны финанслау өчен 35,2 млрд сум акча каралган.
Шулардан 19,6 млрд сумы – федераль бюджеттан, 15,6 млрд сумы – Татарстан бюджеты хисабына, дип белдерде Татарстан финанс министры урынбасары Гела Герасимова матбугат очрашуында.
Шактый күләмдәге акчалар белән проектлар: имин һәм сыйфатлы юллар –чыгымнарның гомуми күләменең 24 проценты, магистраль инфрасруктураны яңарту һәм киңәйтүнең комплекслы планы – 21 процент, экология – 14 процент, мәгариф – 11 процент, сәламәтлек саклау – 10 процент, демография – 8 процент, торак һәм шәһәр мохите – 6 процент.
Агымдагы елның җиде аенда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен 14,5 млрд сум юнәлтелгән, 13,2 млрды үәләштерелгән.
Комментарийлар