16+

Депутат буласың киләме? «Бердәм Россия» партиясе ярдәм итә

Россия Федерациясе Дәүләт Думасына 2021 елның 19 сентябрендә-Бердәм тавыш бирү көнендә депутатлар сайлау була.

Депутат буласың киләме? «Бердәм Россия» партиясе ярдәм итә

Россия Федерациясе Дәүләт Думасына 2021 елның 19 сентябрендә-Бердәм тавыш бирү көнендә депутатлар сайлау була.

30 майда тавыш биреп карыйбыз

“Бердәм Россия” партиясе Дәүләт Думасына һәм дәүләт хакимиятенең вәкиллекле органнарына депутатлыкка кандидатлар арасында праймериз ягъни алдан тавыш бирү оештыра. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина аңлатканча, праймериз һәр муниципаль берәмлектә үткәрелә. Депутатлыкка кандидатлар чын сайлау кампаниясендәге кебек очрашуларда була.
— Очрашуларда һәр кеше катнаша ала. Сораулар һәм тәкъдимнәр “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлегенең эш планнарына туплана,-диде Лилия Маврина.
 Татарстанда 44 кеше депутат булырга теләп, праймеризда катнашырга гариза биргән инде, гаризалар әле дә кабул ителә.
— ”Бердәм Россия” партиясе сайлау кампанияләре вакытында алдан тавыш бирүләр оештырып, депутатлыкка кандидатларның депутат булырга лаеклымы икәнлеген ачыклый. Праймеризда партия әгъзалары гына түгел, теләге булган һәр кешегә тавыш бирүдә катнашырга мөмкин,-ди Россия Федерациясе Дәүләт Думасына алдан тавыш бирүне үткәрү буенча төбәк оештыру комитеты рәисе Юрий Камалтынов.

Республикада 30 майда сайлау участокларында “Бердәм Россия” партиясе праймеризында катнашучы “депутатларга” тавыш бирү үткәрелә. Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталы аша электрон рәвештә дә тавыш бирергә була, электрон алымны кулланган кешегә инде сайлау участогында да кабат тавыш бирергә рөхсәт юк.

 Кандидатлар карашы

Казанда 8 апрельдә “Азино” балалар иҗат үзәгендә депутатлыкка кандидатлыкка кандидатлар: Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Мурат Гадельшин, “Шокотан” карате федерациясе президенты Алексей Кокурин,  шәхси эшкуар Максим Конов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Нуриев, Казан медицина көллияте укытучысы Марина Сәгъдиева, Казан шәһәр Думасы депутаты Марсель Шәрәпов халык белән очрашты.

Мурат Гадельшин, Алексей Кокурин, Марсель Шәрәпов үзләренең программаларында яшьләргә тәрбия бирү, физкультура һәм спортны, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауны алга сөргәннәр. Марат Нуриевның максаты-төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык тармагын тагын да камилләштерү. Марина Сәгъдиева эшче һөнәренең абруен күтәрү, волонтерлыкны активлаштыру, Ворлдскиллсны үстерү тарафдары. Максим Конов хәрби хәрәкәтләр ветераннарына ташламаларны арттыру, балаларны ватанпәрварләр итеп тәрбияләп үстерү, Бөек Ватан сугышындагы тарихи дөреслекне саклау яклы.

 Ишегалдын күрсәтегез!

Праймериз кысаларындагы очрашуларда “Безнең ишегалды” республика программасы турында да фикер алышу үткәрелә.
— Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычындагы бик кирәкле программа бу. Республикада инде дистәләгән ишегалды һәм җәмәгатьчелек мохите комплекслы яңартылды, төзекләндерү эшләре дәвам итә. Президент ишегалларын халык фикерен исәпкә алып төзекләндерегә кушты, әлеге мөмкинлектән файдалану кирәк, - дип, халыкны активлыкка чакырды Лилия Маврина.

Татарстанлылар 26 апрельдән 30 майга кадәр дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталында ишегалларын һәм паркларны төзекләндерү программасына тәкъдим итү буенча тавыш бирүдә катнаша ала.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading