16+

 Дөнья җәмәгатьчелеген Татарстандагы милләтара һәм динара татулыкның сере кызыксындыра

 Казанда «Россия исламы — милләтара һәм динара тынычлыкны һәм килешүчәнлекне ныгытучы чыганак” темасында халыкара фәнни-гамәли конференция булды.

 Дөнья җәмәгатьчелеген Татарстандагы милләтара һәм динара татулыкның сере кызыксындыра

 Казанда «Россия исламы — милләтара һәм динара тынычлыкны һәм килешүчәнлекне ныгытучы чыганак” темасында халыкара фәнни-гамәли конференция булды.

Татарстан Президенты теләктәшлегендә, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан оештырылган әлеге чарада Россия төбәкләре, БДБ илләре вәкилләре, Мәскәүнең җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне җайлау буенча комиссиясе рәисе Владимир Зорин үзенең чыгышын:”Әссәламегаләйкем!”-дип сәламләп башлады. 

— Россия-күп милләтле ил, 32 мең дини оешма эшчәнлек алып бара. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин милләтара дуслыкка нык әһәмият бирә. Татарстанда милләтләрнең дус һәм тату яшәүләре бөтен дөньяга үрнәк. Яшь буынны Ватанга мәхәббәт хисендә тәрбияләү, төрле дин тотучыларның дустанә аралашып яшәве мөһим. Россия исламы дуслыкка өнди, үзара ышаныч һәм хөрмәт кирәк,-дип әйтеп үтте Владимир Зорин.

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Депутаты Илдар Гыйльметдинов бүгенге вазгыятьтә милләтара бердәмлекнең, махсус хәрби операциядә катнашучыларга теләктәшлектә торуның гаять зур әһәмияткә ия булганлыгын искәртте.

— Россиядә 193 милләт яши, илебездәге халыклар 270 телдә аралаша. Россиядә милли мәсьәләләргә елына 300 миллион сум гына бүлеп бирелә, бу бик аз,-диде Илдар Гыйльметдинов һәм сүзен дәвам итте. — Татарстан җитәкчелеге республикада милләтара һәм динара татулык сәясәте алып бара. Ислам-дуслык, үзара хөрмәт һәм игелек дине. Безгә дин белгечләрен үз илебездә укыту — әзерләү кирәк. Чит илләрдән килгән укытучыларның нинди ниятләрдә килгәнлеген белмибез.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева да халыкара конференцияләрдә Татарстандагы милләтара һәм динара татулыкның дөньяга үрнәк итеп күрсәтелүен әйтте.

— Татарстан тәҗрибәсе Россия төбәкләренә файдага булсын. Шушы конференциядә дөньяда фашизм һәм экстремизм булмасын өчен фикер алышабыз, таяну ноктасын барлыйбыз. Татарстанда быел күп чаралар Идел Болгарстанында ислам динен ирекле кабул итүгә 1100 ел тулуы шигарендә уза. Әлеге тарихи датаны зурлап билгеләп үтүне Россия Президенты Владимир Путин хуплады. Казанда “Идел Болгарстанында ислам динен кабул итүгә-1100 ел” исемендәге Җәмигъ мәчете төзеләчәк, — диде Зилә Вәлиева.

Болгар ислам академиясе профессоры, ислам фәннәре докторы Мөхәмәт Айман әл-Зәхрәви үзенең чыгышында “Россиядә һәм Татарстанда ислам динен дөрес аңлыйлар” дип, аерым әһәмият биреп әйтте.

— Диннәргә укыту бөтен дөньяда алып барыла, ләкин уку программасына нык игътибарлы булу зарур. Исламны дөрес белмәгән укытучы зыян салырга мөмкин. Болгар ислам академиясе студентлары җәмгыятьтә үз урыннарын тапсыннар иде. Экстремистлык ул -шулай ук идея, аңа каршы идея булдыру кирәк, — диде Мөхәмәт Айман әл-Зәхрәви.

Дин әһелләре, фән эшлеклеләре чыгышларында да милләтара һәм динара татулыкны саклауның һәм ныгытуның әһәмиятле булуы алгы планга куелды.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X