16+

Егәре булган берне егар, кануннарны белгән меңне егар

Татарстанның һәм республикадагы муниципаль берәмлекләрнең хокукый-норматив актлары белән интернет аша Россиянең барлык төбәкләрендә яшәүчеләр дә таныша ала.

Егәре булган берне егар, кануннарны белгән меңне егар

Татарстанның һәм республикадагы муниципаль берәмлекләрнең хокукый-норматив актлары белән интернет аша Россиянең барлык төбәкләрендә яшәүчеләр дә таныша ала.

– 2009 елдан башлап Татарстанның хокукый-норматив актлар электрон базасына-регистрына 290 мең документ урнаштырылды. Алар белән республикада гына түгел, Россия төбәкләрендә яшәүчеләр дә таныша ала,-диде республиканың юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Республикадагы 956 муниципаль берәмлек ел саен 30-33 мең норматив акт кабул итә. Шулардан 4 меңенә төзәтмәләр кертергә туры килә, кире кагылган актлар елына 1-2 берәмлек кенә була.

– Муниципаль берәмлекләрнең юстиция һәм прокуратура органнары белән хезмәттәшлек килешүләре бар. Норматив актлар проектлары җентекләп әзерләнелә. Җирле кануннарны кабул иткәндә халык та катнаша. Халык җыеннарында яки референдумнарда тәкъдимнәр әйтелә. Кайбер норматив актлар, әгәр халык җыеннарын узмаган булса, гомумән дә, кабул ителми,-дип искәртте Мөхәррәм Ибәтов.

Татарстанда хокукый-норматив актлар ике дәүләт теле: рус һәм татар телләрендә игълан ителергә тиеш.

– Хокукый-норматив актларны татар телендә игълан итү таләбе үтәләме?-дип “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.

– Татарстанда ике дәүләт теле турында канун бар. Хокукый-норматив актлар татар телендә дә бирелмәсә, бу канунны бозу санала. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә муниципаль берәмлекләрдә тәрҗемәчеләр штаты булдырылды. Алар ярдәмендә бүгенге генә түгел, ә элегрәк кабул ителгән норматив актлар да муниципаль берәмлекләрнең рәсми сайтларына урнаштырыла. Татарстан Премьер-министры урынбасары Васыйль Шәйхразиев хокукый-норматив актларның, шулай ук игълан такталарындагы исем-атамаларның татар телендә дә язылган булганлыгын күзәтчелектә тота. Юстиция министрлыгы да күзәтчелек үткәрә. Сәүдә челтәрләрендәге товар бәяләре татар телендә дә күрсәтелергә тиеш,-дип җавап бирде Мөхәррәм Ибәтов.

Татарстанның юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов якын киләчәктә кануннар чыгаруда һәм кануннар белән таныштыруда ясалма интеллект ярдәмгә килә башлаячагын әйтте. Ясалма акыл хокукый-норматив актлар проектларын әзерләүдә катнашачак.

– Кәрәзле телефоннан теге яки бу урамны табып бирүне сорау гадәти күренеш бүген. Якын киләчәктә ясалма интеллект кануннар матдәләре белән дә таныштырачак әле,-диде Мөхәррәм Ибәтов.


Фото: http://spasskiy.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading