16+

Эшмәкәрләр 10 миллион сумга кадәр грант алырга мөмкин

Туристлык тармагын үстерү өчен федераль бюджеттан субсидияләр бирелә. “Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе” илкүләм проекты кысаларында Ростуризм грантлар өчен 3,5 миллиард сум акча бирергә җыена. Федераль субсидиягә төбәкләр, эшмәкәрләр белән бергә, яңа кемпинглар ача, пляжлар һәм туристлык маршрутлары булдыра ала.

Барысы 800 төрдәге проект гамәлгә ашырылачак. Бу туризм тармагындагы кече һәм урта эшмәкәрлеккә зур ярдәм булыр дип көтелә. Ил халкына да ялын уздыру өчен яңадан-яңа туристлык объектлары барлыкка киләчәк.   

Татарстанның Туризм комитеты рәисе Сергей Иванов сүзләренчә, грантлар күләме, нинди проект булуга карап, 3 миллионнан 10 миллион сумга кадәр булачак.   
– Бәйге ике этапта уза. Башта аны Ростуризм Россия субъектлары арасында, аннары финанс ярдәме алган төбәкләр кече һәм урта бизнес предприятиеләре арасында үткәрәчәк. Җиңеп чыккан проектлар грант алып, аларны эшмәкәрләр ел ахырына кадәр гамәлгә ашырырга тиеш, – дип сөйләде журналистларга Сергей Иванов.   

Грантларның берсе кемпинглар һәм автокемпинглар булдыруга юнәлтелгән. Ил буенча шундый 150 проект ярдәм алачак. Бер проектка иң күбе 4,65 миллион сум бирелә.   

Икенчесе туристлык инфраструктурасын үстерүгә карый. Ул үз эченә пляжлар һәм туристлык маршрутларын төзекләндерүне ала. Аның өчен иң күбе 10 миллион сум биреләчәк.  

Өченче грант – төбәкләрдәге туристлык инфраструктурасын үстерүче эшмәкәрләргә ярдәм. Алар бу акчага туристлык җиһазларын алуга, җылытла торган бассейннарны төзекләндерүгә, туристлык маршрутларын булдыруга һәм үстерүгә тотачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading