16+

Евгений Солтанов: “Яңа Конституция - кеше, җәмгыять һәм дәүләт мәнфәгатьләре арасында баланс моделе ул”

Россия Федерациясе Төп Законына төзәтмәләр кертүгә нинди алшартлар булган соң?

Евгений Солтанов: “Яңа Конституция - кеше, җәмгыять һәм дәүләт мәнфәгатьләре арасында баланс моделе ул”

Россия Федерациясе Төп Законына төзәтмәләр кертүгә нинди алшартлар булган соң?

Бу сорауга кыскача гына КФУның юридик факультетының конституцион һәм административ хокук кафедрасы мөдире, РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча эшче төркем әгъзасы Евгений Солтанов җавап бирде. 

РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү турында беренче тапкыр сөйләшүләр әле 2013 елда ук башланган иде диде ул. Ил башлыгы Владимир Путин Ново-Огаревода РФ Конституциясенең 30 еллыгы уңаеннан җыелышта, безгә, Россиянең юридик белем уку йортларының кафедра мөдирләре каршында ясаган чыгышында Төп законга үзгәрешләр кертү турында сүз башлады. Ул безгә нинди искәрмәләр булырга тиешлеген, нинди маддәләрнең заман таләпләренә инде туры килмәвен тәфсилләп аңлатты. Элекке Конституция бүгенге заман таләпләренә җавап бирми башлады, ул Россиянең бүгенге вазгыятен колачлый алмый иде. Гади тел белән генә әйткәндә, ул искерде.Чөнки анда җәмгыятькә кагылышлы берни дә юк иде. Аңа җәмгыять строе нигезләре салынмаган, анда башлыча конституцион строй нигезләре генә өстенлек итә. Элекке Конституция, әгәр аңа үзгәрешләр һәм төзәтмәләр кермәсә, “иҗтимагый үсешне тормозлаучы,” булыр иде дип үз фикерен белдерде Солтанов.  

Менә шул бушлыкны каплар өчен Конституциягә үзгәрешләр һәм төзәтмәләр кертү вакыты җитте дип саныйм диде профессор. Ул Конституциягә төзәтмәләр кертү эшендә актив катнашкан. Аларны ул “бик тә вакытлы” дип саный. Бу эшне хәтта “күзгә күренмәс революция” дип тә атады. Илнең Төп законы дәүләтнең киләчәк үсешенә турыдан-туры йогынты ясый. Анда җәмгыятьнең барлык мәнфәгатьләре дә исәпкә алынган. Иң мөһим аспектлардан профессор медицина хезмәте күрсәтүгә гомуми мөмкинлекләрне, минималь хезмәт хакын күтәрүне, пенсияләрне индексацияләүне атады.

Фәрит Нурмөхәммәтов

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading