16+

Татарстанда тагын бер мактаулы исем булдырылды

Татарстанда “Фидакарь хезмәт предприятиесе” дигән мактаулы исем булдырыла. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шул турыдагы Указны имзалаган инде. Авыл хезмәтчәннәре дә фидакарьлек күрсәткән. Бу идея дә өйрәнүгә лаек.

Татарстанда тагын бер мактаулы исем булдырылды

Татарстанда “Фидакарь хезмәт предприятиесе” дигән мактаулы исем булдырыла. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шул турыдагы Указны имзалаган инде. Авыл хезмәтчәннәре дә фидакарьлек күрсәткән. Бу идея дә өйрәнүгә лаек.

— Бу исем Бөек Ватан сугышы елларында Җиңүгә зур хезмәт өлеше керткән, хәрби һәм гражданнар продукциясе җитештерүне тоткарлыксыз тәэмин иткән сәнәгать предприятиеләренә бирелә. Ул хәрби-тарихи хезмәт мирасын саклау максатыннан эшләнә, - диде Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Казан Кремлендә узган матбугат конференциясендә.

9 Май көненә кадәр кайсыдыр берәр предприятиенең инде мөрәҗәгать белән дә чыгуы мөмкин. Лилия Галимова мондый мөрәҗәгатьнең хезмәт коллективлары катнашында башкарылуының мөһимлеген искәртте.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2019 елда Россия шәһәрләренә “Фидакарь хезмәт шәһәре” мактаулы исеме бирү тәкъдиме белән чыккан иде. 2020 елда Казан һәм тагын 19 шәһәр шушы мактаулы исемгә лаек булды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бу исемгә Яшел Үзән шәһәрен дә тәкъдим итте.
— Бөек Ватан сугышы елларында колхозлар һәм совхозлар да көне-төне эшләгән. Хуҗалыклар инде таркалган очракта да, авылларга да “Фидакарь хезмәт авылы” дигән мактаулы исем булдыру кирәк, - дип фикеремне җиткердем.
— Әйе, авыл хезмәтчәннәре дә фидакарьлек күрсәткән. Бу идея өйрәнүгә лаек, - дип җавап бирде Лилия Галимова.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading