16+

Илсур Метшин һәм Наил Маганов «Бөркет» һәм «Энергетик» ишегалды командаларының хоккей матчында булдылар

Иртәгә Татарстан башкаласында ишегалды командалары арасында «Алтын алка» турнирының шәһәр финалы старт ала. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин һәм «Татнефть» ГАҖ генераль директоры, республиканың Хоккей федерациясе президенты Наил Маганов Татарстан башкаласында ишегалды хоккее үсеше турында фикер алыштылар.

Алар 70нче мәктәптә булды, биредә узган ел «Ак Барс» ХК хоккей тартмасын ремонтлады. Бүген 2008-2009 елларда туган спортчылар арасында Киров һәм Мәскәү районнарының иң көчле командалары Кубогы финалында «Бөркет» һәм «Энергетик» очрашты. 5:2 исәбе белән беренче команда җиңү яулады.

Илсур Метшин Казанда 81 хоккей тартмасы эшләвен искәртте, аларның күпчелеге – мәктәпләр территориясендә урнашкан. Биредә 1,6 меңнән артык бала һәм яшүсмер 73 тренер җитәкчелегендә спортның кышкы төрләре белән шөгыльләнә. 
Әйтик, узган ел «Ак Барс» хоккей командасы ярдәмендә Казанда 70нче мәктәп (Краснококшайская ур., 178), 65нче (Ш. Усманов ур., 25б), 62нче (Симонов ур., 5), 96нчы гимназия (Достоевский ур., 51) һәм 125нче (Ю. Фучик ур., 147) мәктәпнең хоккей тартмалары ремонтланган.

Иртәгә үк «Ишегалды спорты» дивизионында «Алтын алка» шәһәр этабы старт ала, анда шулай ук «Бөркет» һәм «Энергетик» командалары чыгыш ясаячак. «Ел саен меңләгән малай ярышларда катнаша. «Күн туп», «Алтын алка» һәм башка спорт төрләре буенча турнирлар үтә. Болар барысы да Казанны илнең спорт башкаласы буларак таныта", – диде мэр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading