16+

Казанда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенә нәтиҗә ясадылар

Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан Казанның Сәйдәшев исемендәге Дәүләт концерт залында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенә нәтиҗә ясалды.

Казанда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенә нәтиҗә ясадылар

Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан Казанның Сәйдәшев исемендәге Дәүләт концерт залында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенә нәтиҗә ясалды.

«Хәзерге заман тормышын гүзәл затлардан башка күз алдына да китереп булмый. Хатын-кызның икътисадка, мәгарифкә, сәламәтлек саклау өлкәсенә, мәдәнияткә, фәнгә, спортка, торак-коммуналь хезмәте тармагына керткән өлеше гаять зур. Һәм „Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы“ бәйгесе сезнең һөнәри эшчәнлектә ирешкән уңышларыгызны ел саен безгә күрсәтеп тора», — диде Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин.

Премьер-министр әйткәнчә, бүген хатын-кызлар тормышның бөтен өлкәләрендә дә уңышка ирешеп килә, аерым алганда гаилә тормышында: гаиләләр еш кына икенче, өченче һәм тагын балалар табу турында карар кабул итә.

Гаиләләргә, әниләргә һәм балаларга ярдәм итү буенча дәүләт программаларын алга таба да тормышка ашыру республикада демографик хәлне саклауга өмет бирә, диде ул. Алексей Песошин чара кунакларын якынлашып килгән бәйрәм белән дә котлады.

«Безнең илдә ир-атларга Халыкара хатын-кызлар көне кебек шулкадәр күңелле бәйрәм мәшәкәтьләре бирә торган башка бер бәйрәм дә юк. Нәкъ шушы көндә без әниләребезгә, тормыш иптәшләребезгә, апа-сеңелләребезгә, кызларыбызга тагын бер кат ярату, кайгырту хисләрен күрсәтә алабыз. Бу бәйрәме уздыру безнең күпмилләтле халкыбызда ныклап тамыр җәйде, без аннан башка яз килүне күз алдына да китерә алмыйбыз инде», — диде республика Премьер-министры. 
Чыганак

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading