16+

Казанда кайсы урыннарны су басу ихтимал?

Башкала районнары язгы су ташкыннарына каршы әзерлек чаралары күрә. Коры елга, Озерный, Савиново бистәләрендәге 51 торак йорт су басу ихтималы зур булган урыннарда төзелгән. Су баса калса, аларда яшәүчеләр вакытлыча 3 мәктәп бинасына күчереп торылачак.

Казанда кайсы урыннарны су басу ихтимал?

Башкала районнары язгы су ташкыннарына каршы әзерлек чаралары күрә. Коры елга, Озерный, Савиново бистәләрендәге 51 торак йорт су басу ихтималы зур булган урыннарда төзелгән. Су баса калса, аларда яшәүчеләр вакытлыча 3 мәктәп бинасына күчереп торылачак.

Казан мэры Илсур Метшин шәһәр Башкарма комитетында узган киңәшмәдә район хакимиятләре башлыкларын торак йортларны һәм хуҗалык корылмаларын су басулардан сакларга кушты.
 
Совет районы

Шушы җирлектәге Киндери һәм Нокса елгалары, Белянкино бистәсе янындагы күпер даими күзәтчелеккә алынган. Су басуларга каршы эшләргә өстәмә рәвештә 38 берәмлек техника, 34 су кудыргыч булдырылган, ком тутырылган капчыклар һәм агач басмалар хәстәрләнгән. Елгаларда һәм ерганакларда 9 урында агым юлларын чүп-чардан чистарту кирәклеге ачыкланган, бу эшләр башланган. Кайбер торак йортларга су керә калган очракларда, кешеләрне вакытлыча күчерү өчен 5 пункт билгеләнгән.

Совет районында әле узган көздә үк 10 чакрым канау-ерганак казылган, 40 чакрымда елга юлы тикшерелгән, су юлларында 170 урындагы чүпләр чистартылган.

Киров һәм Мәскәү районнары

Иске-Аракчино, Запрогонная урамнарындагы, шулай ук Ягодная Слобода, Игумново, Красная Горка һәм башка бистәләрдәге су басу ихтималы зур булган урыннар күзәтү астына куелган. Юл хезмәтләре язгы су басулар чорына көчәйтелгән әзерлеккә китерелгән.

 Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары

Коры елга, Озерный, Савиново бистәләрендәге 51 торак йорт су басу ихтималы зур булган урыннарда төзелгән. Су баса калса, аларда яшәүчеләр вакытлыча 3 мәктәп бинасына күчереп торылачак. Су тыгылу булмаска тиеш, агым юллары узган көздә яхшылап чистартылган. Ләкин, район хакимиятләре белгечләре Коры елганың һәм ерганакларның кар-яңгыр сулары агымы юлларын көн саен тикшереп тора.

 Идел буе һәм Вахитов районнары

 Казан мэриясенең матбугат хезмәте журналистлар өчен махсус сәфәр оештырды.
— Казанның иң түбәнге зонасына урнашканбыз, шунлыктан табигый рәвештә су баса торган җирләр күп,-дип каршылады безне Идел буе һәм Вахитов районнары хакимияте башлыгы Марат Закиров.

Борисково, Тынычлык (Мирный), Әмәт, Петровский, Калинин, Иске Горки, Первомайский, Отары, Кукушкино, Салмачы һәм Плодопитомник бистәләрендәге 600 торак йорт су баса торган урында төзелгән. Су баскан очракта, анда яшәүчеләр вакытлыча бер кунакханәгә урнаштырылачак. Первомайский бистәсендә узган ел Бутырская, Мотрос Железняк урамнарындагы һәм Майский тыкырыгындагы өйләр “диңгез” уртасында калган.

 — Чистарту һәм тирәнәйтү чаралары башкарыла. Эш тулысынча быелның август аенда тәмамланачак. Дренаж буеннан-буена тирәнәйтелеп чыгылды, ерганак юлына үскән таллар киселде. Бу чара бистә урамнарын су басуын киметергә тиеш. Кар һәм яңгыр сулары ага торган ерганак-дренажга өйләрдән канализация суларын агызу катгый тыела, зур штраф салыначак,-дип сөйләде Марат Закиров.

Идел буе һәм Вахитов районнарында су басуларга каршы чаралар күрү өчен 26 авария бригадасы тупланган, техник җиһазлар хәстәрләнгән.


Автор фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading