16+

Кеше хокукларын яклаучылар тавыш бирүдә кайбер кимчелекләрне дә ачыклаган

Россиянең 18 яше тулган һәр гражданы тавыш бирүдә һәм сайлауларда катнаша ала.

Кеше хокукларын яклаучылар тавыш бирүдә кайбер кимчелекләрне дә ачыклаган

Россиянең 18 яше тулган һәр гражданы тавыш бирүдә һәм сайлауларда катнаша ала.

Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә әйткәнчә, тавыш бирү – кешенең Конституцион хокукы ул.

- Республикада 4 тикшерү изоляторы бар. Аларда тотылучылар, төрмәләрдәгедән аермалы буларак, тавыш бирү хокукына ия. Бернинди үпкә-каршылык белдермичә тавыш бирүдә катнашалар, чөнки бу – безнең Ватаныбыз, алга таба яшисе Конституциябез, - диде Сәрия Сабурская.
Татарстандагы психик авырулар сырхауханәләрендәге 600 кеше дә тавыш бирүдә катнашырга хокуклы. Хөкем карары нигезендә психик сырхауханәгә салынганнарның мондый хокукы юк. Өй арестындагы 237 кеше дә тавыш бирү вәкаләтеннән файдалана.

Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча инде 25 июньнән 1 июльгә кадәр 8.00-20.00 сәгатьләрдә тавыш биреп була.
Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкиллек республиканың Үзәк сайлау комиссиясе һәм Иҗтимагый палатасы белән берлектә сайлау участокларында кануннарның үтәлешен күзәтчелеккә алган. Мәсәлән, Казанның 16нчы татар-инглиз гимназиясендәге һәм 150нче рус-татар гомум урта белем мәктәбендәге сайлау участокларында инвалидлар өчен шартлар тудырылмаганлыгы ачыкланган. Кимчелекләрне бетерергә күрсәтмә бирелгән. Бирегә килгән  инвалидларны сайлау комиссияләре хезмәткәрләре каршы алачак, тавыш бирүне алар өчен беренче катта оештырачак.

Конституциягә кертелгән гаилә кыйммәтләре турындагы өстәмәгә мөнәсәбәте белән кызыксынгач, Сәрия Сабурская: “Әти-әни, дип үстек. “Әти” һәм “әни” төшенчәсе булырга тиеш, илебездә гомер бакый шулай булган”, - дип җавап кайтарды.
Татарстанда кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил аппаратында, Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертүгә тавыш бирү көннәрендә “Кайнар элемтә” телефоны булдырылды, ул: 8 (939) 345-37-50. Элемтә эш көннәрендә 9.00-18.00 сәгатьләрдә, ә 1 июльдә 8.00-20.00 сәгатьләрдә гамәлдә.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading