16+

Кремль хәбәре: авыл хуҗалыгы, машина төзелеше һәм... коронавирус

Ташкент - икмәкле шәһәр, дигән гыйбарә бар иде СССР заманнарында. Идел буенда 1921-1923 еллардагы корылык сәбәпле, коточкыч ачлык кичерелгәндә барлыкка килгәндер, мөгаен, әлеге сүзләр. Бүген инде без: ”Татарстан - икмәкле һәм сөтле республика! - дип лаеклы рәвештә мактана алабыз.

Кремль хәбәре: авыл хуҗалыгы, машина төзелеше һәм... коронавирус

Ташкент - икмәкле шәһәр, дигән гыйбарә бар иде СССР заманнарында. Идел буенда 1921-1923 еллардагы корылык сәбәпле, коточкыч ачлык кичерелгәндә барлыкка килгәндер, мөгаен, әлеге сүзләр. Бүген инде без: ”Татарстан - икмәкле һәм сөтле республика! - дип лаеклы рәвештә мактана алабыз.

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова 8 октябрьдә Хөкүмәт йортында узган матбугат конференциясендә республикада Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне зурлап билгеләп үтелүен әйтте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый.

Бездә икән “Сөт елгасы”

— Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә Россия төбәкләре арасында әйдаманнарның берсе, - диде Лилия Галимова. - Республика сөт җитештерүдә илебездә беренче урында. Россия күләмендә сөтнең 6 проценты, ә Идел буе федераль округы буенча 19 процент бездә җитештерелә. Татарстанда 992 мең 984 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 333 мең 647се - савым сыерлар. Быелның сигез аенда 1 миллион 321 мең тонна сөт, 308 мең тонна терлек һәм кош ите җитештерелде. Терлекчелек фермалары төзү дәвам итә, киләсе елда тагын 31 сөтчелек комплексы сафка бастырылачак.

Ашлык - бар, ипи - пешми

Татарстанда быел 5,4 миллион тонна ашлык җыеп алынган. Лилия Галимова әйткәнчә, бу соңгы 12 елдагы рекордлы күрсәткеч. Ләкин, шунысы гаҗәп: кибетләрдә Алтай, Краснодар һәм күрше - тирә өлкәләр оны сатыла, ә Татарстан оны, нигәдер, күренми. Шимбә көннәрендә узган ярминкәләрдә үзебезнең онны сатып алырга була, әлбәттә. Шулкадәр ашлык үстереп тә, аның ипи пешерергә яраклы булмавы гына аңлашылмый.

Әбиләр һәм әниләр 30-40 ел элек үзебезнең колхоз кырларында үстерелгән ашлыктан ипи пешерер иде. Аның искиткеч хуш тәмен бүгенгедәй хәтерлим. Лилия Галимова да авыл баласы бит, ул да ипи тәмен хәтерли икән.

Татарстан машиналары

Республикабыз машина төзелеше тармагы белән дә мактана ала. Татарстанда йөк һәм җиңел автомобильләр, очкычлар һәм суднолар, авыл хуҗалыгы техникасы ясала. Чаллы шәһәрендә 9 октябрь - машина төзүчеләр көненә багышланган тантана була. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге чарада катнашып, машина төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлый.

Чикләүләр планлаштырылмый, ә COVID-19 уйландыра

— Республикада коронавирус сәбәпле, кабаттан пропуск системасы кертү әлегә көнүзәк мәсьәлә булып тормый. Тик санитар таләпләрне катгый үтәү сорала. Җәмәгать урыннарында, транспортта, сәүдә учреждениеләрендә медицина битлегеннән йөрү кирәк. Бу тикшерүчеләр өчен түгел, ә үзебезнең сәламәтлек өчен зарур. Республикадагы санитар - эпидемиологик вазгыять һәрберебезнең җаваплылыгына бәйле, - дип, тиешле таләпләрне үтәргә чакырды Лилия Галимова.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading