16+

Кыш бабай, миңа бүләк бир әле!

Казанда матур гадәткә әверелгән «Кыш бабайга хат» Яңа ел акциясе башлана. «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты рәисе Айрат Фәизов хәбәр иткәнчә, коронавирус сәбәпле, быел сабыйлар хатларын социаль челтәрләр ярдәмендә дә сайлап алып була.

Татарстан башкаласында «Кыш бабайга хат» (“Письмо Дедушке Морозу”) акциясе 9 ел үткәрелә. Шул дәвердә 1716 мохтаҗ балага бүләк тапшырылган. Быел хәйрия чарасы “Дуслык” социаль-тернәкләндерү үзәгенә йөрүчеләрне, сәламәтлеге чикле балаларны, “Доверие” социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагы малайлар белән кызларны коолачлый.

Балалар теләкләре язылган хатлар эленгән Чыршы шәһәр Башкарма комитетына куела. Шундый ук теләкле чыршылар шәһәрнең эре сәүдә үзәкләренә дә урнаштырыла. Акциядә катнашу өчен Instagram-аккаунт pismo_dedushke_morozu адресына керергә, хатны сайларга һәм “Исполняю” дип язарга кирәк. Бүләкләрне 27 декабрьгә кадәр шәһәрнең Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитетына(Петербург урамы, 70) китерергә мөмкин. Сабыйларга бүләкләрне Кыш бабайның ярдәмчеләре-волонтерлар илтеп тапшыра.

Фото: http://zags.kzn.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading