16+

Кыш бабайдан ярдәм көтсәң, яки корпоратив сугышлар булмасын

Кыш бабайның могҗизалар ясарга сәләтле түгелен бөтенесе аңлый, әмма теләк теләү гадәте калган. Ә сез курантлар сукканда нинди теләкләр теләгән идегез? Ил-көннәр тыныч, Җир йөзендә тизрәк баланс урнашсын, корпоратив сугышлар булмасын дигәнсездер инде...

Кыш бабайдан ярдәм көтсәң, яки корпоратив сугышлар булмасын

Кыш бабайның могҗизалар ясарга сәләтле түгелен бөтенесе аңлый, әмма теләк теләү гадәте калган. Ә сез курантлар сукканда нинди теләкләр теләгән идегез? Ил-көннәр тыныч, Җир йөзендә тизрәк баланс урнашсын, корпоратив сугышлар булмасын дигәнсездер инде...

2021 елга да яңа өметләр, изге ниятләр белән кердек, әмма теләкләрнең чынга ашасына бик сирәге генә ышанадыр. Узган ел килеп туган мәшәкатьләрнең берсе генә булса да хәл ителсә, ышаныч та артыр иде. Өч дистә ел элек җимерелгән дөнья системасы кризисы 2020 елда да чишелеш тапмады, киләчәге дә томанлы. Ялта-Потсдам (дөньяны йогынты ясау зоналарына бүлү), Вестфальд (әйдәп баручы дәүләтләрнең эшенә тыгылмау принцибын формалаштыру) һәм Вена (көчләрнең тигезлеген билгеләү) килешүләре – әлеге өч система дөньядагы тәртипне тәэмин итте. Шуларның берсе генә булса да җимерелү өстәмәләр, мөнәсәбәтләрнең яңа системасын булдыруны таләп итә. Ләкин үзгәрешләр юк, дистә еллар буена җыелып килгән киеренкелек кризис тудырды, хроник төсмер алып, узган ел үзенең югары ноктасына менеп җитте. Бу хәл берничә ел элегрәк, яки бераз соңрак та булырга мөмкин иде, ләкин аңа 20нче елда булырга язган. Коронавирус бәласе да соңрак, яки бераз иртәрәк ишелеп төшә ала иде, әмма нишләптер узган елны сайлады. Сәламәтлек саклау системасы нормаль рәвештә эшләп килгәндә хәтта хәрби биологик һөҗүмнән дә коткара ала. Ә узган елгы дәрәҗәдәгесен вирус тар-мар итә алганын күрсәтте. 

Дөнья системасы белән дә хәлләр шулай ук. Аның җимереләчәге кичә-бүген генә билгеле булмаган, узган ел аңа бары тик нокта гына куелды. Белгечләр бу хәлдән чыгуның юлын глобальләшүдә күрә. Ә бикләнеп ятучылар саклануны хуплый, “барда да элеккечә калсын” дип уйлый. Соңгыларының киләчәге юк. Глобальләшүнең ике юлы бар: дәүләт корпорация эчендә, яки дәүләт үзе бер зур корпорация. Көнбатыш беренче юлдан китәчәк, ә Өченче Дөнья дәүләтләре (белгечләр Россияне дә бу төркемгә кертә) икенчесен сайлаячак диләр. Бары тик шуннан соң гына, дәүләтләр һәм аның регионнары арасында тигезлеккә ирешелгәч, яңа килешүләр төзү чоры башланачак. Ә андый килешүләр, гадәттә, нинди дә булса сугыш нәтиҗәләре буенча төзелә. Киләчәктә алда атап үтелгән корпорацияләр сугышлары да булырга мөмкин. Аларның нинди масшабта, кайда һәм ни рәвешле булачагын бүген беркем дә әйтеп бирә алмый. Гадәттә сугышлар нык үсеш алган өлкәләрдән ерактарак булучан. Мондый билгесезлек чоры озакка сузылырга мөмкин, ди сәясәт белгечләре. Җир йөзендә тәртип саклау системасының алышынуы – һәлакәтле күренеш, аны туктату яки вакытыннан алда бетерү мөмкин түгел. 

Әмма барысы да алай ук куркыныч түгел, үгез елы керде дә, бөтен нәрсәне сөзеп екты түгел әле. Аерым бер өлеш глобаль системадан чыга да ала, әгәр үзенең проектын төзи алса. Үз территориясендә җиңә алганда һәм тышкы корпорацияләр һөҗүмен кире кагарлык көче булса, әлеге вариант күпкә кулайрак. Ләкин бу да бер системадан икенчесенә күчкән очракта гына тормышка ашачак. Ә дөньяда яңа тәртип урнашу өчен озак еллар кирәк булачак. Аңарчы берничә буын алмашырга мөмкин. 

Ә сез курантлар сукканда нинди теләкләр теләгән идегез? Ил-көннәр тыныч, Җир йөзендә тизрәк баланс урнашсын, корпоратив сугышлар булмасын дигәнсездер инде, минем кебек...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading