16+

Медицина хезмәткәрләре депутат Айрат Фәрраховның «башын катырды»

Тормыш-көнкүрештә һәр кешедә нинди дә булса сорау яки фикер тумыйча калмый. Аны үз эчеңдә “кыбырсытып” йөртмә, “Бердәм Россия” партиясенә һәм тәгаен депутатка җиткер. “Бердәм Россия” партиясенең 2019 елдан башлап “Минем депутат” (“Мой депутат”) онлайн-платформасы эшли. Татарстандагы һәр сайлаучы үзенең сорауларын http://mydeputate.online/ сайтына җибәрергә, шулай ук 8-800-201-16-00 телефоны аша да тапшырырга мөмкин.

Медицина хезмәткәрләре депутат Айрат Фәрраховның «башын катырды»

Тормыш-көнкүрештә һәр кешедә нинди дә булса сорау яки фикер тумыйча калмый. Аны үз эчеңдә “кыбырсытып” йөртмә, “Бердәм Россия” партиясенә һәм тәгаен депутатка җиткер. “Бердәм Россия” партиясенең 2019 елдан башлап “Минем депутат” (“Мой депутат”) онлайн-платформасы эшли. Татарстандагы һәр сайлаучы үзенең сорауларын http://mydeputate.online/ сайтына җибәрергә, шулай ук 8-800-201-16-00 телефоны аша да тапшырырга мөмкин.

Медицина темасына тупланган сорауларга Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов җавап бирде. “Медицина хезмәткәрләренә мөнәсәбәтем аеруча җылы”,-диде ул. “Минем депутат” проектында шунысы игътибарга лаек - депутат алдан сорау биреп куйган кешегә үзе телефоннан элемтәгә чыга һәм җавап кайтара. “Бердәм Россия” партиясенең җәмәгатьчелекне кабул итү хезмәте үтенече буенча сорау биргән кешеләрнең фамилияләре күрсәтелми.
 Рамилә:
—Балалар бакчасында массаж ясаучы булып эшләү медицина стажына керәме әллә юкмы?

Айрат Фәррахов:
—Медицина учреждениесендә турыдан-туры эшләгән очракта гына хезмәт еллары медицина стажына языла.

 Рамилә:
—Авыруны кабул итүгә 15 минут кына билгеләнгән. Шул вакыт эчендә авыруның зарын тыңларга, чишендереп карарга-тикшерергә, амбулатор картага язарга, компьютерга күчерергә, авыруга дәвалану кәгазе язып бирергә өлгерергә кирәк. Бу вакыт аз.

Айрат Фәррахов:
—Тулысынча килешәм, бу вакыт бик аз. Төгәл диагноз кую өчен күбрәк вакыт сорала. Хезмәт хакын кабул ителгән авырулар саны нигезендә түләү дә аңлашылмый торган гамәл. Табибның хезмәт хакы кабул ителгән авырулар санына һич тә бәйле булырга тиеш түгел, дип саныйм.

 Кристина:
—Татарстанда медицина хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләү тәртибе үзгәрәчәкме?

Айрат Фәррахов:
—Татарстанда медицина хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләү республика Министрлар Кабинетының 323нче карары нигезендә башкарыла. Россия Федерациясе Хезмәт кодексына 362нче федераль закон нигезендә үзгәрешләр кертелде. Шуның буенча Россия Хөкүмәтенә дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләренә, шул исәптән сәламәтлек саклау системасы хезмәткәрләренә, хезмәт хакы түләүдә бердәй система булдыру вәкаләте бирелде.

 Марина:
Яңа коронавирус инфекцияле диагнозлы авыруларга медицина хезмәте күрсәткән өчен Россия Хөкүмәтенең 1762 нче карары нигезендә махсус социаль түләүләр тулысынча айлык хезмәт хакы күләмендә билгеләнәме әллә коронавируслы авыруга хезмәт күрсәткән көннәр генә алынамы?
 Айрат Фәррахов:
—Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының 894н әмере нигезендә, социаль түләүләр коронавируслы авыруга хезмәт күрсәткән тәгаен көннәр исәбеннән чыгып түләнә.

Наталья:
— Яңа коронавирус инфекцияле авыруларга медицина ярдәме күрсәтүдә катнашкан медицина хезмәткәре булмаган кешеләргә социаль түләү каралганмы?
 Айрат Фәррахов:
Ашыгыч медицина ярдәме медицина хезмәткәрләре, шоферлары, шулай ук ярдәмгә килгән транспорт предприятиеләре шоферлары, санитар авиация очучылары әгәр корнавирус инфекцияле авыруны хастаханәгә китерсәләр, авыру белән янәшә булсалар, аларга социаль түләү бирелә.
 Гөлнар:
— Башка һөнәр ияләре дә коронавирустан дәвалау эшчәнлегендә катнаша, аларга ташламалар бармы?
 Айрат Фәррахов:
— Коронавирустан дәвалау агымында, дөрестән дә, җыештыручылар, санитаркалар, буфетчылар, аппаратларны көйләүче инженерлар, җилләткечне көйләүче эшчеләр, сантехниклар һәм башкалар катнаша. Алар да социаль түләүләргә лаек, дип уйлыйм. Пандемия чигенде, ләкин, тулысынча бетмәде. Коронавирус белән авыручыларны дәвалауда катнашучыларга социаль түләүләрне дәвам итәргә кирәк, минемчә. Пандемия медицина хезмәткәрләренең кирәклеген күрсәтте, медицина хезмәткәрләре атналар буен хастаханәдән чыкмыйча һәм гаиләләре белән күрешә алмыйча фидакәрь эшләделәр. Медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакларын тагын да күтәрү зарур, югыйсә без медицина тармагында кадрларга кытлык кичерә башлаячакбыз.

Айрат Фәррахов алхәбәр итеп әйткәнчә, ”Бердәм Россия” партиясенең “Мой депутат” проектында балаларның җәйге ялын оештыру, бакчачылык ширкатьләре темасына онлайн аралашу планлаштырылган.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading