2022 ел тарихи ачышларга бай ел булачак. Шуларның берсе – Европада нацизмның беркая да юкка чыкмавы. Ул, баш калкытырга җай эзләп, дистә еллар буена үз сәгатен көтеп яткан икән...
Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң Европа халкы, беренче чиратта немецлар, дистә еллар эчендә нацизм тамырларыннан арынган дип ышанып, үзебезенең беркатлы булуыбызны гына раслаганбыз икән. Ул тамырлар корымагач, бүгенге хәләр, иртәме-соңмы, барыбер булыр иде. Узган гасырның туксанынчы елларыннан бирле нацизмны реабилитацияләү бара. Европа сәясәтчеләре Холокост корбаннарын искә алсалар да, миллионлаган совет халкы турында бер сүз әйтелми. Ә немец хәрбиләренең сугышта күргән михнәтләре, Германия җиңелгәч җирле халыкның “газаплары”, көчләнгән немец хатын-кызлары турында китаплар языла, фильмнар төшерелә. Шул гомер эчендә тарихны белмәгән буынның үзаңын томалау юнәләшендә уңышлы эш башкарылган. Күп нәрсә мәгълүматтан һәм аны ничек җиткерүдән тора. Массакүләм мәгълүмат чараларының максаты җәмәгатьчелек фикерен формалаштырудан гыйбарәт. Украина мисалында карасаң, миллионнарны зомбига әверелдереп булганына инанасың.
Көнбатыштагыларның күбесе Украинаның кайда урнашканын, анда нәрсәләр барганлыгын да белми. Аларга барыбер, алар өчен яшел ут кабынган, нацизмның җимеше өлгергән. Гуманлылык, толерантлык дигән төшенчәләр эреп юкка чыккан. Инглиз-сакс системасы мантыйгы буенча, җир йөзендә бары тик Европа союзы вәкиле генә яшәргә, бәхетле булырга тиеш. Мисаллар китерә башласаң, кулдагы бармаклар җитмәс. Гыйрак кампаниясендә сигез ел буена ярты миллион халык кырылган (башка чыганаклар бу санны миллионга хәтле җиткерә). Ләкин бер генә Европа дәүләте дә Макдональдсны буяу белән пычратмады, айфоннан баш тартмады. Заманында Гитлерның Көнчыгышка карап курку һәм көнләшү хисе Европадан беркая да югалмаган икән бит, бары тик басылып кына торган. Кара тәнлеләр белән традицион булмаганча мәхәбәт аңлатышучыларга карата толерантлык – бары тик чын йөзне яшерү генә иде. Балтыйк буе илләрендә СС ветераннарының “ать-два” басуын, һәйкәлләрне җимерүне хуплап торган Көнбатышның битлеге бүген бөтенләй төшеп, ул чын йөзен күрсәтүдән оялмый. Уйласаң, исләрең китәрлек – европалылар дистә еллар буена нацизмның барлыгын танырга, күрергә теләми, ә бүген ул аларның күңеленә якынрак икән.
Нацизмның баш калкытуында икенче якның да гаебе юк түгел. Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамлангач, берәү дә әлеге идеологиянең барлыкка килү сәбәпләре турында уйланып, анализлап утырмаган. Барысы да сүккән, рәнҗегән, ләкин сәбәпләрен ачыкламаган. Диагноз куеп, дәвалый башлаганчы, табиб авыруның тарихын өйрәнә. Ә бүген Көнбатыш җәмәгатьчелегенең диагнозы инде билгеле, тарихын өйрәнеп торырга вакыт калмаган. Әлбәттә, әлеге диагнозны Европа халкының барысына да куеп булмый, анда аек фикерли белүчеләр юк түгел, ләкин күпчелек аларны басып китә. Егерменче гасыр чумасы булган нацизм – шундый кабахәт чир инде ул, кызганыч, гасырлар чиген дә атлап керде...
Фото: https://pixabay.com/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар